«Өмет» волонтерлар штабы оешма ветераны Гөлсинә Йосыповага күпьеллык намуслы хезмәте өчен чиксез рәхмәтен белдерә
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Өмет» волонтерлар штабы оешма ветераны Гөлсинә Йосыповага күпьеллык намуслы хезмәте өчен чиксез рәхмәтен белдерә

Ул безнең тегү цехында әйберләрне кисү генә түгел, ә аларны өендә дә кисеп, тегеп, берничә норма үти. Менә бу юлы да ул 22 волонтер өчен матур алъяпкычлар тегеп бирде.

Шулай ук Гөлсинә Хәбир кызы гуманитар ярдәм җыю буенча хәйрия акцияләрендә даими катнаша. Үткән атнада ул сугышчыларның үтенече буенча дарулар сатып алу өчен 2800 сум акча тапшырды. Без Гөлсина Хәбир кызына изге күңеле, алтын куллары, ярдәмгә әзер булуы һәм һәрвакытта терәк булуы өчен рәхмәтлебез. Аңа нык сәламәтлек һәм оптимизм телибез!

 
Роза Ягудина.
Норлат


Нет комментариев