Туган тел — милләт җаны, татар мәктәбе — киләчәк нигезе
Мөгаллим

Туган тел — милләт җаны, татар мәктәбе — киләчәк нигезе

Җандай газиз, кадерле татар телем, туган телем! Син миңа белем үрләрен яуларлык канатлар бирдең, мине иркәләп-назлап үстердең.

Анам теле! Сине яратканга күрә мин татар мәктәбендә укытам һәм моның белән чиксез горурланам.

Безнең гимназиябез  - ул зур гаилә кебек.  Биредә уку да, аралашу да бары тик туган телдә бара. Без  балага фәнни белемнәр генә түгел, ә халкыбызга хас булган күркәм әхлак сыйфатларын да сеңдерергә тырышабыз. Өлкәннәрне хөрмәт итү, кечеләргә шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, тыйнаклык – болар барысы  да һәр дәреснең нигезен тәшкил итә. Бүген парта артында утырган балалар   - Туган илнең, халкыбызның киләчәге. Аларның туган телдә сөйләшүе, үз тамырларын белүен күрү – укытучы өчен иң зур бәхет һәм хезмәт җимеше. Мин татар мәктәбен сайладым, чөнки биредә халкыбызның җаны, үткәне һәм якты киләчәге яши! 

Фәнүсә Хурамшина
Башлангыч сыйныф укытучысы
#мөгаллим


Нет комментариев