Туган телгә мәхәббәт — мөгаллим йөрәгеннән башлана
Мөгаллим

Туган телгә мәхәббәт — мөгаллим йөрәгеннән башлана

Беренче укытучы! Һәр кешенең тормышында иң кадерле, онытылмас зат. У сине кулга беренче тапкыр каләм алырга, хәреф танырга, укырга һәм язарга өйрәтә.

Беренче мөгаллимнең ягымлы елмаюы, җылы сүзләре гомер буе хәтердә саклана. Менә шушы уйлар мине, күп еллар элек, мәктәп бусагасын укытучы буларак атлатып кертте. Укытучы буларак эшемне туган телемдә – татар телендә алып барам. Туган тел – һәр кеше өчен иң кадерле, изге төшенчә. Телебездә халкыбызның тарихы, язмышы һәм киләчәге.  Габдулла Тукай, Муса Җәлил кебек атаклы шагыйрьләрнең моңлы шигырьләре аша балаларга туган телебезнең матурлыгын күрсәтәм, дөньяны танырга, әйләнә – тирә белән аралашырга өйрәтәм. 
 Әниләребезнең бишек җырлары, әбиләрнең әкиятләре аша нәни күңелләрдә туган телгә карата кызыксыну, ярату, хөрмәт итү хисләре уята алам икән, димәк мин үз алдыма куйган максатыма ирештем дип уйлыйм. Минем яраткан укучыларым минем эшемне дәвам итеп, үз туган телләрен яратырлар, уз туган телләрендә – чын татарча сөйләшерләр, аралашырлар.

Фирдәүсә Чанышева
Башлангыч сыйныф укытучысы 
#мөгаллим


Нет комментариев