Тау Иле авылында гомер кичерүче Сәлия Гыйбадулла кызы Шәйхетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләде
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тау Иле авылында гомер кичерүче Сәлия Гыйбадулла кызы Шәйхетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләде

Туксан еллык гомер юлы — ул үзе бер олы тарих, сабырлык һәм хезмәт үрнәге.

Сәлия апаны бу бәрәкәтле бәйрәме белән районыбыз башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән Күгәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова ихлас йөрәктән котлады. Күркәм юбилярыбызга алга таба да җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, якыннарының җылысын тоеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын дигән изге теләкләрен җиткерде. 
Без дә бу гүзәл һәм акыллы якташыбыз исеменә юнәлтелгән барлык җылы сүзләргә чын йөрәктән кушылабыз! Хөрмәтле Сәлия апа! Сезгә алдагы көннәрегездә дә тазалык, бәхетле картлык һәм тыныч, имин гомер телибез.


Нет комментариев