Намус кушкан эш — авылны яшәтә
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Намус кушкан эш — авылны яшәтә

Районыбызда искиткеч гүзәл табигатьле, мул сулы чишмәләре булган, Әрә елгасы буена ук урнашкан, бер урамлы кечкенә генә авыл бар. Исеме дә бик матур аның — Татар Исламы. Инде зур авыллар да юкка чыгып барган заманда, мондый кечкенә авылларның әлегәчә саклануына сөенәсең. Әйе, аны яшәткән кешеләренә рәхмәт әйтәсе килә.

Кыш көне авыл моңсуланып калса да, яз җитү белән кайбер тәрәзәләрдә кабат ут кабына, урам җанлана. Флюра һәм Илдус Мисбахетдиновлар — битараф булмаган бер генә кешесе булса да, авыл яши дип ышанучылардан. Шуңа күрә алар, лаеклы ялга чыкканнан бирле, һәр елны яздан алып көзгәчә вакытларын Татар Исламында үткәрә. Һәм аларның көннәре авыл тормышы эчендә, чынлап та, мөһим булган мәшәкатьләр белән тулы.

— Аларга Аллаһның рәхмәтләре яусын, — ди гомере буе балаларга белем биргән авылдашлары Фаягөл апа Ситдыйкова. — Кушучы да юк, сораучы да юк. Безнең авыл бик пассив. Әмма алар үз белдекләре белән авыл өчен бик зур эш башкаралар. Әгәр Флюра белән Илдус булмаса, ул чишмә, мәчет тирәләре инде күптән чатырманлыкка һәм сазлыкка әйләнеп бетәр иде.


Мәчет янындагы шулкадәр матур урыныбызны басып китәрлек агач-куаклардан арындырып, үләннәрен чабып, тыгылган су юлларын чистартып, чишмәләрне карап, гомумән, нинди генә уртак эш булмасын, барысында да башлап йөриләр.

Авылыбыз күле ике ел сусыз торды, ташлары ишелә башлады. Бу гаиләгә рәхмәтле рәвештә, шөкер, ул хәзер су белән тулы, чистартылган һәм караулы. Олы яшьтәге күрше-тирә карт-карчыкларны да игътибарсыз калдырмыйлар: гел ярдәм итеп торалар. Аллаһ Тәгалә саулыкларын бирсен.

Мәчетне җыештыру, зиратларның өстен тәртипкә китерү, андагы кирәк-яраклар йортын чистарту өмәләрендә дә гаиләләре белән катнашалар. Хәтта кызлары да үзләренә охшаган. Әти-әнисе авылда булганда, кайтмыйча бер атна калганы юк. Ялын шушында үткәрергә ярата һәм «мин шәһәр кызы» дип тормый, җиң сызганып булыша.

Мондый күршеләребез булганга күңел сөенә, шөкер итәбез. Алар янына битараф булмаган авылдашлар да тартыла.

Үзләре турында газетага язуга кул-аягы белән каршы торган Флюра ханым, Фаягөл апа сөйләгәннәрдән оялгандай, сүзгә катышмый гына, күзләрен аска төбәп тыңлап утырды. Соңыннан:
 

— Исем-фамилиябезне газета битләрендә күрү өчен түгел, намусыбыз кушканга эшлибез. Туган-үскән җиребез бит, хәлебездән килгәнчә булышабыз инде. Язмагыз безнең турыда, зинһар, кирәкми, — дип куйды.

Ә безнең туган авыл язмышы өчен борчылган, аны матурлау һәм төзекләндерү өчен тырышлык куйган кешеләр турында язасы килә. Кайчандыр үз киләчәкләрен төзү өчен авылдан киткән һәм лаеклы ялга чыккач, шул киләчәкне саклау өчен яз саен әйләнеп кайткан Мисбахетдиновлар Татар Исламында кунак түгел. Алар — аның гомерен озынайтучылар.

Аларның хезмәте бүләк өчен дә, кемнәндер рәхмәт ишетү өчен дә түгел, ә туган җиренең яшәве өчен.

Татар Исламы — Флюра апаның туган авылы. Ә Илдус абый Әрә авылыннан. Алар соңлап, яшьләре кырыкка якынлашканда кавышып, гаилә кора. Бәхетләренә кызлары Зилә дөньяга килә. Яшел Үзәндә эшләп, лаеклы ялга чыгалар һәм Исламдагы нигезне карап, гөл итеп тоталар.

Дүрт бала — Зөфәр, Флюра, Наилә, Миләүшә — үскән йорт хәзер дә бертуганнарны балалары һәм оныклары белән үзенә җыеп тора.

— Безнең Чәчәк апа — нигезне саклаучы, туганлык җепләрен нык тотучы, киң күңелле туганыбыз. Ул безне — бертуганнарының балаларын да — гел шуңа өнди: «Дус-тату яшәгез, арагыздагы җылылыкны бетермәгез», — ди. Без, җиде онык, шәһәр балалары булсак та, Татар Исламына кайтырга бик яратабыз. Кечерәк вакытта каникулларны шунда уздырсак, хәзер инде үзебез күптән әниләр, әтиләр булдык һәм балаларыбыз белән отпуск ялларында рәхәтләнеп кайтабыз. Менә шундый үзенә тартып тора торган урын ул безнең. Чәчәк апабызга һәм җизнәбезгә рәхмәтлебез, — дип уртаклашты Зөфәр абыйның кызы Гөлнара Рахманова.

Флюра һәм Илдус Мисбахетдиновларның тырышлыгы, хезмәте һәрвакыт күзгә бәрелеп, беленеп тормыйдыр. Әмма ул бәяләп бетергесез. Чөнки авыл — аның турында кайгыртканда, онытмаганда гына яши.

Әлеге гаилә Татар Исламының киләчәгенә өмет белән карый һәм аның гомерен озайту, ташландык хәлгә килүдән саклау өчен тырыша. Алар кебек авылдашлар булганда, нибары бер — Чишмә урамыннан торган авыл да матурлыгын, төзеклеген җуймас әле.

Шундый кешеләргә «рәхмәт»тән башка сүз юк. Аллаһ сәламәтлекләрен бирсен. Авылларда нигез-йортларда ут сүнмәсен, капкаларга йозак эленмәсен иде.


Нет комментариев