Яшел Үзән районы аграрие югары бүләккә лаек булды!
Казанда Татарстанның иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Яшел Үзән районы Россельхозүзәге бүлеге җитәкчесе Зөфәр Бургановка «Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» исеме бирелде. Ул күпьеллык намуслы хезмәте һәм Россия авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеше өчен югары ведомство бүләгенә лаек булды. Зөфәр Бурганов орлык фондын яңарту, уңышлылыкны арттыру һәм экологик игенчелекне үстерү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып бара.
Бүләкне аңа Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Нет комментариев