Яшел Үзән

Слайдер

  • 12 ноябрь 2019 - 12:00
    Индустрия паркы яңа мөмкинлекләр ача
    Яңа Тура авылы территориясендәге «Зеленодольск» сәнәгать мәйданында бүген эш кайный.
  • 30 октябрь 2019 - 17:46
    Милли проект Яшел Үзәндә ничек үтәлә?
    «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында, Яшел Үзән муниципаль районы Татарстан Республикасының 2019 елда республика масштабындагы пилот проектлары гамәлгә ашырылучы беренче җиде район исәбенә керде.
  • 24 октябрь 2019 - 15:19
    Туган тел үзем өчен, башка тел көнем өчен
    Бүген Яшел Үзәннең Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясендә "Күптелле белем бирү шартларында уку-укыту һәм тәрбия процессы"темасына багышланган республика зона-семинар киңәшмәсе узды. Биредә татар мәктәпләре һәм гимназияләре директорлары, районнардагы мәгариф бүлеге методистлары катнашты.
  • 10 октябрь 2019 - 13:30
    Олы Ачасырда бәрәңге бәйрәме гөрләде
    Алия Гаязова, Гөлнара Вәлиева фотолары
  • 23 сентябрь 2019 - 16:11
    Норлатта узган «Сөмбелә» бәйрәменнән тулы фоторепортаж
    Норлатта узган «Сөмбелә» бәйрәменнән тулы фоторепортаж Гөлнара Вәлиева фотолары
  • 18 сентябрь 2019 - 09:25
    Горькийлыларга эшсезлек янамый
    А.М.Горький исемендәге завод - безнең Яшел Үзән шәһәрен барлыкка китергән оешма. Аның бик күп төрле кризислар, икътисади да һәм сәяси дә авырлыклар аша узып, юкка чыкмыйча бүгенге көн сәнәгатендә үзенең тотрыклы урынын булдыруы, алай гына да түгел, данын дөньяга танытуы – зур дәрәҗә. Бер өзлексез корабльләр төзүгә һәм башка җитештерүләргә заказлар алып торуы - анда эшләүче берничә мең яшел үзәнлегә ышанычлы һәм хезмәт хаклы киләчәк гарантиясе. Илсөя Завилейская фоторепортажы
  • 12 сентябрь 2019 - 08:42
    Яшел үзәнлеләр сынатмады, сайлау оешкан төстә узды
    Көтеп алынган дата 8 сентябрь - Татарстан Дәүләт Советына сайлау көне дә узып китте. Яшел Үзән халкы өчен ул истә калырлык булыр, мөгаен. Бәйрәм 7 сентябрьдә үк иртән “Маяк” спорт комплексында Шорин исемендәге марафон белән башланып китте. Елдагыча традицион йөгерү оешкан төстә үтте. Һәм, барчабызга да билгеле булганча, бу көнне яшел үзәнлеләр Шәһәр көнен билгеләп үзды. Һава торышы да шәп иде. Көн буена сузылган чаралар “Авангард” стадионында аллы-гөлле салют белән тәмамланды.
  • 27 август 2019 - 15:07
    Конференция булды. Район яңа уку елына әзер.
    Бүген районыбыз педагогларының август конференциясе булды. Ул Яшел Үзән мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәисә Афанасьева гына булдыра алганча бик җанлы, күтәренке кәефтә һәм бик эчтәлекле узды. Юкка гына Мәгариф Минстрлыгында Яшел Үзән мәгариф системасын иң яхшы дип тапмаганнар инде! Афәрин, Рәисә Вәлиевна, котлыйбыз! Конференциядән язманы газетабызның алдагы санында укырга мөмкин булачак.
  • 12 август 2019 - 15:03
    Яшел Үзәндә республика семинары
    Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, вице-премьер - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Яшел Үзәнгә килде. Алар районыбызның Олы Яке авылындагы фермерлар эшчәнлеге белән танышты, Зур Ключида пленар утырыш узды, анда авыл, авыл хуҗалыгы үсеше буенча проблемалар уртага салып хәл ителде. Тулырак язма газетабызның җомга санында. Илсөя Завилейская фоторепортажы.
  • 29 июль 2019 - 14:19
    Бакырчыда – Авыл бәйрәме!
    Эхх, шул авылда уздырган кичләр – эш дисәң эш түгел – җан рәхәте, җәмәгать! Безне инде нәрсә белән шаккатыра алырлар икән, дип барсак та, авыл халкы таба ул юлын. Матур мизгелләрне фотоларда карагыз))) Илсөя Завилейская фотолары.
  • 13 июнь 2019 - 14:47
    Шау-гөр килде Сабантуй мәйданы
    Менә ел буе көтеп алынган, яраткан Сабантуй бәйрәме дә узып китте. Киләсе елга да милли бәйрәмебезне исән-сау булып, бергә каршы алырга насыйп булсын. Илсөя Завилейская фотолары.
  • 3 июнь 2019 - 12:32
    Яңгырады соңгы кыңгырау 📣💒💫
    Яшел Үзән районы һәм шәһәре мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлады. Илсөя Завилейская фотолары.
  • 15 май 2019 - 12:41
    Яшел Үзән Бөек Җиңүнең 74 язын каршылады
    Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Яшел Үзәндә бик күп тантаналы чаралар узды. Бәйрәм кысаларында яшел үзәнлеләр мәңгелек утка чәчәкләр салды, Үлемсез полк маршында катнашты. Яшел үзәнлеләр сугышта катнашкан туганнарының портретлары белән шәһәр урамнарын узды. Илсөя Завилейская фотолары.
  • 14 май 2019 - 15:57
    Карамалы тау мәктәбе укучылары Горький исемендәге заводта булды
    Яшүсмерләр үзләренең уңышлары турында Ренат Мистаховка сөйләде. Чөнки, әгәр дә ул ярдәм итмәсә, Спартакиадада катнашу бәхете, елмаймас иде. Депутат, очрашу барышында, әле экскурсовод ролен дә башкарды һәм укучыларны гына түгел, барлык килгән кунакларны, журналистларны һәрбер җитештерү өлкәсендә, тарихында үзенең җентекле һәм киң белемен күрсәтте. Ренат Искәндәр улы заводта эшләүнең перспективалары, хәзерге вакытта актуаль булган һөнәрләр һәм мәктәп яшьләренең менә нәкъ сайлау, кай тарафка карап хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлау мөмкинлеге чорында булулары турында сөйләде: – Сезнең, яшьләр, хәзер туплау чоры. Сез – укытучылар биргән белемне, ата-аналарыгыздан һәм гомумән, өлкән буыннан алган тәҗрибәне туп­лыйсыз. Онытмагыз, бу югары уку йортындагы кебек: беренче өч елында син зачеткага эшлисең, ә аннары зачетка сиңа хезмәт итә, – дип, тәҗрибәсе белән уртак­лашты Дәүләт Советы депутаты. Илсөя Завилейская фотолары.
  • 9 апрель 2019 - 11:59
    Бакырчыда 6нчы ел рәттән Коръән уку бәйгесе уза
    Бакырчыда бик күркәм традициягә әйләнгән һәм елдан-ел масштаблырак һәм югарырак дәрәҗәдә оештырыла торган Коръән уку бәйгесендә Яшел үзәнлеләр генә түгел, күрше районнардан да бик теләп катнашалар. Илсөя Завилейская фотолары.
Реклама