фото

Иван Купала - 2026

Яшел Үзән сәхнәсендә төрле телләрдә җырлар яңгырады, төрле халыкларның биюләре күрсәтелде. Әмма күңелләрдә бер генә хис иде - ул да булса дуслык. Иван Купала бәйрәме тагын бер кат исбатлады: мәдәниятнең чиге юк. Ул кешеләрне якынайта, гореф-гадәтләрне саклый һәм буыннарны берләштерә. Яшел Үзән кунакларны һәрвакыттагыча киң күңел белән каршы алды, ә бәйрәм һәркемнең күңелендә җылы хатирә булып сакланыр.

Илсөя Садыйкова фотолары.

Нет комментариев