Аны ТР Юстиция министрлыгы оештыра, бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бушлай юридик ярдәмне Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортында 27 августа 9:30 дан 12:00 гә кадәр алып булачак.
Кабул итүне берничә ведомство һәм оешма белгечләре берлектә үткәрәчәк. Анда Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды, Татарстан Нотариаль палатасы, ТР Адвокатлар палатасы, республика буенча Федераль суд приставлары хезмәтенең Баш идарәсе һәм Татарстан Прокуратурасы вәкилләре катнашачак. Шулай ук сорауларга ТР Дәүләт торак инспекциясе, «Ватанны сакчылар» махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итүче дәүләт фонды һәм Татарстан Дәүләт юридик бюросы белгечләре дә җавап бирәчәк.
Татарстан юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик әйтүенчә, бәйрәм һәм истәлекле көннәрдә бушлай юридик консультацияләр уздыру ведомствоның күпьеллык традициясенә әйләнгән. Республика Юстиция министрлыгы мондый чараларны ел саен үткәрә. Гомзик сүзләренчә, төрле өлкәләрдән белгечләрнең катнашуы халык мөрәҗәгатьләрен, шул исәптән бер үк вакытта берничә юнәлешкә караган һәм тормышның төрле якларына кагылган мәсьәләләрне комплекслы рәвештә карарга мөмкинлек бирә.
Татар-информ
Нет комментариев