Нияз Сафиуллин: «Халыкның мәхәббәтен саклап калу өчен ихлас булу мөһим»
Йолдызлар

Нияз Сафиуллин: «Халыкның мәхәббәтен саклап калу өчен ихлас булу мөһим»

Татар эстрадасында үз юлын булдырган, җырчы, композитор һәм баянчы Нияз Сафиуллин белән әңгәмәбез иҗатның нечкәлекләре, татар җырының бүгенге хәле, тамашачы мәхәббәте һәм гаилә терәге турында булды. Аның сүзләрендә тормыш тәҗрибәсе дә, үзенә хас ихласлык та, җырчы һөнәренә карата үзенчәлекле караш та бар.

– Нияз, сезне күпләр композитор, җырчы, баянчы буларак белә. Ә сез үзегезне иң беренче чиратта кем дип саныйсыз?

– Мин кечкенә чакта, дүрт ярым яшьләр тирәсендә, сәхнәгә хромка гармуны белән чыгып, «Кешегә гомерләр бирелә» дигән җырны җырлаганмын. Ул вакытта музыка өчен хәзерге кебек аранжировкалар юк иде. Мәктәптә укыганда ук районда мине җырчы буларак беләләр иде. Авыл чараларында, төрле бәйрәмнәрдә гел җырчы булып чыгыш ясадым. Мәктәптә гармун уйнаучы кеше булмау сәбәпле, мине баян уйнарга да чакыра башладылар. Атлас абый бар иде, әмма ул музыка укытучысы буларак бөтен җиргә дә өлгерә алмый. Шуннан туйларда, юбилейларда гармунда уйный башладым.

Нияз Сафиуллин. Фото җырчының ВК сәхифәсеннән

– Музыкага мәхәббәт кайчан һәм ничек башланды? Баянны кулга алган беренче көннәрегезне хәтерлисезме?

– Музыкага мәхәббәтем кечкенәдән үк булды. Баулы сәнгать мәктәбенә авылдан атнага өч тапкыр йөрдем. Бер якка – 50 километр, икенче якка да 50. Шулай итеп, биш ел укып, сәнгать мәктәбен тәмамладым.

– Бүген татар эстрадасында бик күп җырлар туа. Сезнеңчә, җырның озын гомерле булуы нәрсәгә бәйле?

– Әгәр син җыр язасың икән, мин моны җыр авторы буларак әйтәм: тиз ритмлы җыр халыкны биетә, дәртләндерә торган булырга тиеш. Ә салмак җыр кешене уйландырсын, хәтта елатсын. Җыр кешенең күңеленә үтеп кергәндә генә озын гомерле була ала. Мәсәлән, «Алтын алма» дигән җырны туйларда, юбилейларда җырларга дип кенә яздырган идем. Интернетка куйдым. Халык аны бик яратып кабул итте, күтәреп алды. Башта мин җырны интернетка чыгарам, ә халык фикерен ишеткәннән соң гына радиоларга бирәм. Бу җырны да шулай эшләдек.

Нияз Сафиуллин. Фото җырчының ВК сәхифәсеннән

– Сез иҗат иткән җырларның күбесе күңелгә үтеп керә. Җырларыгызны язганда иң элек сүз туа, әллә көйме?

– Төрлечә була. Мәсәлән, Айдар Минһаҗев, Руслан Чернов исемле шагыйрьләр белән эшләдек – аның сүзләренә көйләр яздым. Элегрәк бертуган сеңлем Гөлназ Сафиуллинага да бик күп җырлар иҗат иттем. «Җәйге авыл», «Юллар», «Бер күрүдә яраттым» кебек җырлар бар. «Сүнгән хисләр» җырының башта көен, аннары сүзләрен яздым. Димәк, икесе дә төрлечә туры килә.

– Иҗат кешесенә илһам кайдан килә? Сезгә илһамны нәрсә бирә?

– Өйдә берүзем калган вакытта килә миңа илһам. Мәсәлән, Айдар Минһаҗев: «Нияз, оригиналь сүзләр яздым», – дип җибәрә. Шул сүзләрне уйлап йөрисең дә, утырып җыр язасы килә башлый. «Бу темага әле җыр юк», – дигән уй туа. Күңелсез вакытта моңсу җырлар да языла. Иҗат кешесенә илһам үзе генә калганда килә дип уйлыйм. Кайбер җырны өч-­дүрт минутта язып була, ә кайберсен ай буе иҗат итәргә мөмкин. Ике ай язылган җырларым да бар. «Иртәгәнең иртәсе» җыры, мәсәлән, өч минутта туды.

Нияз Сафиуллин. Фото җырчының ВК сәхифәсеннән

«ХАЛЫКНЫҢ ТАТАР ҖЫРЫНА КЫЗЫКСЫНУЫ БАР»

– Тамашачыгыз елдан-ел үзгәрәме? Бүгенге яшьләрнең татар җырына мөнәсәбәтен ничек бәялисез?

– Төрле кешеләр бар. Үзгәргән тамашачы да, яңадан килгән кешеләр дә күп. Сәхнәдән: «Залда узган елгы тамашачым бармы?» – дип сорыйм. «Бар», – диләр. «Нигә кабат килдегез?» – дип со рагач: «Быел да күрәсебез, яңа җырларыгызны ишетәсебез килде», – дип җавап бирәләр. Яшьләр арасында да төрлесе бар. Татар җанлылары бик күп. Әгәр гаиләдә, машинада татар музыкасы яңгырый икән, авылга кайтканда әти­-әниләре татар җырларын тыңлый икән, яшьләр дә аны кабул итә.

– Концерт вакытында күңелдә аеруча сакланып калган, онытылмаслык бер вакыйга белән уртаклаша аласызмы?

– Утлар сүнгән вакытлар булды, ноутбук та сүнде – җырның уртасында. Ярый әле мин фонограммага җырламыйм. Шунда гармунны алдым да, югалып калмыйча, җырлап киттем. Аппаратура янып чыккан вакытлар да булды. Бер концертка ярты сәгать кала шундый хәл килеп чыкты. Оренбург өлкәсендә булган иде бу. Андагы иске аппаратураны табып чыгарып, эшләтеп җибәрдек. Шулай итеп, концертны «яулап» чыктык инде.

Нияз Сафиуллин. Фото җырчының ВК сәхифәсеннән

– Сезнең концертлар һәрвакыт җылы атмосферасы белән аерылып тора. Тамашачы белән мондый элемтәне ничек саклыйсыз?

– Тамашачым да шулай ди. Көлдереп: «Капка төбендә җыелып сөйләшеп утырган сыман бара концертың – җылы, рәхәт», – диләр. Ни өчен шулай эшлим? Чөнки артист халыкка якын, гади булырга тиеш. Без бит шул ук кешеләр. Масаеп йөрерлек берни белән дә аерылмыйбыз, һөнәребез генә башка. Урам җыештыручымы ул, артистмы – беренче чиратта кеше. Тамашачы белән гади булырга кирәк, кешене аерырга ярамый.

«ТАТАР ҖЫРЫНДА ТАТАР МОҢЫ КАЛЫРГА ТИЕШ»

– Бүгенге көндә татар музыкасына нәрсә җитми дип уйлыйсыз?

– Беләсеңме, нәрсә җитми? Хәзер җырга яңалык кертәм дип татарча җырлыйлар, әмма музыкасында татар моңы бөтенләй юк. Көйдә татар җаны калмый. Күпләр ясалма интеллект куллана. Әмма ул элеккеге шәхесләр кебек барыбер яза алмый. Күпме тырышсаң да, Фирзәр Мортазин, Рөстәм Яхин яки Нәҗип Җиһанов кебек яза аламы? Юк. Минем әле запаска калдырган, киләчәктә яза торган идеяләрем бар, – дип елмая Нияз.

Нияз Сафиуллин. Фото җырчының ВК сәхифәсеннән

– Җырларыгыз аша кешеләргә нинди фикерләрне, нинди кыйммәтләрне җиткерергә телисез?

– Җырлар аша халыкны бер мизгелгә генә булса да барлык мәшәкатьләрен оныттырырга телим. Минем концерттан соң кеше яңадан көч җыеп эшкә тотынсын, дәрт өстәлсен. Без тырышмасак, берни дә килеп чыкмас. Мин үземне «эш аты» дип атыйм. Башым эш белән тулган.

Казанга киткәч, 17 яшендә беренче җырын язып карый. «Сөйгән ярлар» дигән шул җыры белән 2014 елда «Болгар радиосы» премиясенә лаек була.

Өйләнгән, тормыш иптәше сәнгать өлкәсеннән түгел, бер ул тәрбиялиләр.

Дәвамы киләсе санда чыгачак.


Нет комментариев