Владимир Путин җиде татарстанлыны бүләкләде
Яшәеш

Владимир Путин җиде татарстанлыны бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре турында указга кул куйды. Бүләкләнгәннәр арасында Татарстанның җиде кешесе бар.

Казан федераль университеты президенты Рияз Минзарипов Дуслык ордены белән бүләкләнде. КФУ кафедра мөдире Ольга Ильинскаяга Россиянең атказанган фән эшлеклесе исеме бирелде, аның хезмәттәше Борис Успенский югары мәктәпнең атказанган хезмәткәре булды.

Нефть өлкәсендә «Татнефть» вәкилләре тармакның атказанган хезмәткәрләре исеменә лаек булды: цех башлыгы Ринат Сафин һәм оста Петр Трофимов. «НПО вычислительных систем» генераль директоры Игорь Кульмяков «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденының II дәрәҗә медале белән бүләкләнде. «Татмелиорация» генераль директоры урынбасары Мансур Нотфуллинга атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде.

КП Казань


Нет комментариев