Фәридә Җәббарова : «Ни өчен мин укытучы буларак татар мәктәбен сайладым»
Мөгаллим

Фәридә Җәббарова : «Ни өчен мин укытучы буларак татар мәктәбен сайладым»

Һәр кешенең тормыш юлында үзенең мөһим адымнары була. Минем өчен шундый адым — татар мәктәбендә укытучы булып эшләүне сайлау булды.

 Бу карар кискен генә, бер минутта килеп чыкмады: аның артында бала чакта баштан кичергән хисләр, гаиләдә тыңлаган әби-бабай сүзләре, туган җиремнең тавышлары ята.Әниемнең иртән мине уятканда әйткән иң гади сүзләре дә, әбиемнең кичләрен сөйләгән әкиятләре дә минем хәтеремдә саклана. Шул сүзләрнең һәрберсе миңа туган телгә карата мәхәббәт уятты. Хәзер мин үзем шушы җылылыкны балаларга тапшырырга тырышам. Татар мәктәбе — шул җылыны саклап калу һәм киләчәккә алып баруның иң ныклы юлы.

Татар мәктәбе балаларга туган телләрендә белем алу мөмкинлеге генә бирми, ә аларның милли горурлыгын ныгыта. Бала үзенең кем икәнен, нинди халыкның баласы икәнен аңлый башлагач, үз юлын да ныграк тора. Мин һәр укучының күңелендә татарлыкны ныгытырга, аның үз тамырларын тоеп үсүенә ярдәм итәргә телим.

Бүгенге заманда телләр генә түгел, бәлки, гореф-гадәтләр, йолалар да үзгәрә, кайбер урыннарда югала башлый. Шуңа күрә без, укытучылар, бик тиз арада эшләргә тиеш. Без балаларга татарча сөйләшергә генә өйрәтмибез — без аларны үз халкына, тарихына якынайтабыз. Дәрестә генә түгел, сыйныфтан тыш чараларда, театр күренешләрендә, милли бәйрәмнәрдә балалар телгә, мәдәнияткә кызыксынуын арттырабыз.

Шулай итеп, мин укытучы буларак татар мәктәбен сайлаганда, бер үк вакытта үземнең милли тамырларымны да, балаларның киләчәген дә уйладым. Минем максатым — һәр укучыда туган телгә мәхәббәт уяту, милли горурлык хисе үстерү. Татар мәктәбе минем бу максатка ирешүдә иң тугры юлдашым.
 

Башлангыч сыйныф укытучысы 
#мөгаллим


Нет комментариев