Заводта 3 метр биеклектән 21 яшьлек ир-ат егылып төшкән
Яшәеш

Заводта 3 метр биеклектән 21 яшьлек ир-ат егылып төшкән

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 989 чакыру килгән. Шуларның 567се – шәһәрдән, 422се – районнан булган. 401 кеше госпитализацияләнгән: 279ы – шәһәрдән, 122се – районнан.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

 Бер предприятиедә 3 метр биеклектән егылып төшеп, баш мие җәрәхәтләнгән 18 яшьлек егеткә ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
 Заводта 3 метр биеклектән егылып төшеп, баш мие җәрәхәтләнгән һәм умыртка сөяге сынган 21 яшьлек иргә ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.
Юбилейная урамында ток суккан 36 яшьлек иргә медицина ярдәме таләп ителгән. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.
Карамалы Тауның Коммунальная урамында кыйналган 38 яшьлек хатын-кызга һәм 2 яшьлек кыз балага ярдәм күрсәткәннәр. Зыян күрүчеләр хастаханәгә барудан баш тарткан.


Нет комментариев