Гөлнара Вәлиева автор яңалыклары
-
Чүпне фатир квадратурасыннан түләтәләр. Бу нихәл ә?
– Моңа кадәр көнкүреш калдыклары чыгарган өчен торакта теркәлгән кеше исәбеннән түли идек. Хәзер тарифлар үзгәрде һәм ул торакның квадратурасы белән бәйле. Эш шунда, без күпчелек вакыт әни янында авылда яшибез, әмма чүп-чар чыгарган өчен барыбер түлибез. Бу дөресме? Без фатирыбызда яшәмәгәндә, әлеге хезмәт өчен түләмәсәк ярыймы икән?
-
Торакка ихтыяҗ барлыкны җирле хакимияткә ничек аңлатырга?
– Безнең фатирда 7 кеше яши: дүрт зур (мин, ирем, хатыны белән улым) һәм өч бала. Торак квадратурасы 64 м.кв. Милек хуҗалары ике: мин һәм ирем. Улымның гаиләсенә үз почмагы кирәк. Әмма, аларның аерым гаилә булуына һәм торакка ихтыяҗлары барлыкка җирле хакимиятне ничек ышандырырга?
-
Бер телдә – ун хикмәт, ун телдә – йөз хикмәт
Иң танылган һәм шул ук вакытта бик серле инглиз драматургы, язучы, актер һәм шагыйрь Уильям Шекспир туганга быел 26 апрельдә 455 ел булды.
-
Баланың атасын билгеләгәннән соң нинди проблема туарга мөмкин?
– Мин баланың атасын билгеләү өчен гариза яздым. Нинди проблемалар килеп чыгарга мөмкин? Ул минем баламны тартып ала аламы? Фатирны сатканда аның рөхсәте кирәк буламы? Һәм башка шундый мәсьәләләр туачакмы? Без өйләнешмәгән.
-
Яратып эшләмәсәң, булмый ул
Бер гектарга җитәрлек бет кебек орлыкны берне-берне махсус әрҗәләрдәге туфракка кулдан төртеп утыруны күз алдына китерәсезме?
-
Помидор өчен могҗизаи бәлзәм
200-300 литрлы кисмәкнең өчтән берен кычыткан белән тутырып, бер чиләк сыер тизәге, 2 көрәк көл, 2 кг чүпрә салабыз да 2 атна төнәтәбез.
-
Чәч ник коела?
Чәч коелу, аның үсүе кебек үк табигый процесс. Организм үлгән күзәнәкләрен яңаларына алыштыра. Көненә 60-100 бөртек чәч коелу - норма санала. Әгәр дә күпләп коела икән - чараларын күрергә кирәк. Чәч коелуның сәбәпләре:
-
СУГЫШЫРГА КИРӘКМИ, ТЫНЫЧ ЯШӘРГӘ КИРӘК!
Быел Бөек Җиңүгә 74 ел. Ничәмә генә еллар узса да, көлгә әйләнгән авыл-шәһәрләр, таркалган хуҗалыклар, сугыш чорының зәһәр авырлыкларын үз җилкәләрендә кичергән тыл хезмәтчәннәре, иң мөһим һәм кайтарып булмаслык югалту – Ватан сугышы ялкынында янган миллионлаган кеше гомерләре турында онытырга ярамый.
-
Кара икмәкнең файдасы
Арыш икмәге бодайныкына караганда азрак калорияле (100 г 180 ккал), әмма аңарда файдалы матдәләр күбрәк.
-
Татарча да яхшы бел, инглиз телен дә өйрән
Яшел Үзәннең 15нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә быел Уильям Шекспирга багышланган “Мәңгелек тел” (EternalLanguage) өлкәара лингвистик форумы дүртенче тапкыр уздырылды.
-
«Әйбәт сыерны авылдан чыгармыйлар аны»
Хәзер ата-аналар бер баласының да авылда калып, баш түбәсеннән хезмәткә чумып яшәвен теләмәгән заманда, Нурания апа белән Фәрит абый Насретдиновларның нәсел дәвамчысы һәм нигез сакчысы – уллары Фәнил генә түгел, кызлары Гөлинә дә туып үскән Олы Якедә төпләнеп, үз ояларын булдырып яшиләр. Биредә мондый гаилә бер генә дә түгел.
-
Уртак милекне ничек бүлешергә?
– Энекәшем белән икебезгә тигез өлештә әти-әниләрдән мирас булып фатир калды. Ә ул минем рөхсәттән башка аны арендага биргән. Бу ситуациядә миңа нишләргә?
-
Корыган агачны кем кисәргә тиеш?
– Безнең күпфатирлы йорт ишегалдындагы корыган, карт агачлар биредә яшәүчеләрнең сәламәтлегенә һәм иминлегенә куркыныч тудыра. Алар бит теләсә кайсы вакытта авырга мөмкин. Аларны ничек һәм кемгә кистерергә?
-
«Мин әз генә татарча беләм»
5нче гимназиянең 2А сыйныф укучылары Яшел Үзән хакимиятенә барып, районыбыз башлыгы һәм аның урынбасарлары белән татарча сөйләшеп кайтты. Бу, әлбәттә инде, «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында оештырылды.
-
5нче гимназия – Шамов укулары штабы
Яшел Үзәндә әдәби-шигъри-иҗади сезон март аенда – Афзал Шамов укулары белән ачыла. Һәм шушы уңайдан инде традиция буенча киң күңелле, якты һәм ягымлы 5нче гимназия кунакларны ел саен үзенә җыя. Бу күркәм чараның быел кечкенә генә юбилее – биш еллыгы да иде әле.