Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

СУГЫШЫРГА КИРӘКМИ, ТЫНЫЧ ЯШӘРГӘ КИРӘК!

Быел Бөек Җиңүгә 74 ел. Ничәмә генә еллар узса да, көлгә әйләнгән авыл-шәһәрләр, таркалган хуҗалыклар, сугыш чорының зәһәр авырлыкларын үз җилкәләрендә кичергән тыл хезмәтчәннәре, иң мөһим һәм кайтарып булмаслык югалту – Ватан сугышы ялкынында янган миллионлаган кеше гомерләре турында онытырга ярамый.

Бөек Җиңү... Аңа илткән юл – газаплы һәм авыр. Бүгенге көндә без җиңүгә ниләр бәрабәренә ирешү  турында түгел, ә шул Җиңүне дошман кулыннан үзенең тир һәм каны белән тартып алучылар, тынычлык һәм яшәү өчен көрәшүчеләр, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, язмышлары сынган сугыш чоры балалары турында сөйлибез. 
9 май хөрмәтенә районыбызда әлеге истәлекле дата уңаеннан бик күп чаралар оештырыла. Тантана һәм концертлардан тыш, шул дәһшәтле заманнарның шаһитлары белән очрашу, аралашып, хатирәләр яңартып хөрмәтләү һәм махсус әзерләнгән күчтәнәчне тапшыру аеруча дулкынландыргыч. Ветераннар өчен бүләккә караганда игътибар мөһимрәктер, мөгаен. Әмма беренчесе турында, шулай ук, онытыр­га ярамый. Сафлары елдан-ел сизелерлек кимеп барган  һәм елдан-ел кадерлерәк була барган әлеге буын вәкилләренең үз башларыннан кичкән вакыйгалар турында сөйләгәндә яңак­лары буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен күреп, йөрәкләр чеметеп куя. Бүген исән ветераннар сугыш вакытында әле бик яшь булган һәм күбесе аның белән йөзгә-йөз очрашып та өлгермәгән. Әмма, шулай булса да, алар аның тәмен татып өлгергән, ул елларның бөтен фаҗигасен һәм дәһшәтен үз күзләре белән күргән. 
– Сугышка эләккәндә мин 16 яшьлек «сосунок» кына идем әле, – дип сөйли 1944 елның августында Төньяк флотка юнгалар мәктәбенә җибәрүләрен үтенеп хәрби комиссариатка гариза биргән Попов Вячеслав Иванович.

– Сугышның эчендә кайнап өлгермәсәк тә, баш очында немец самолетлары гел оча иде, сакланырга туры килде. Бездән бик яхшы специалистлар ясадылар. Ә сугыш беткәндә Эльбада идек һәм Җиңү турында ишеткәч, кыргыйларча шатландык, әмма командирларыбыз әрләмәде. Ул әйтеп бетерә алмаслык бәхетле мизгелләр булды. Авырлыкларга түздек, чөнки шулай булырга тиеш, дип кабул иттек. Гомер иткән тормышымнан канәгатьмен, үкенерлек яшәмәдем. Йөрәгемдәге яралар хезмәттән түгел, ә абыйларымны шул сугышта югалтудан.
Әйе, үкенерлек түгел әлеге ветеранның язмышы. 1945 – 1956 елларда Совет армиясендә хезмәт итә, ә аннан соң Горький исемендәге заводта эшли. 1972 елдан мәктәптә хезмәт дәресе укыта. Әле лаеклы ялга чыккач та бик озак еллар балалар белән эшләвен дәвам итә. Ул заманнарда алар ясаган өстәл-урындыкларны хәтта кибетләргә куеп та саталар. Хезмәте, укучыларга салган күңел җылысы, аталарча кайгыртуы югары бәяләнә. Ветеран Халык мәгарифе отличнигы да әле.
18 яше тулгач та сугышка алынган Ибраһим Вәлиев 1945 елның 15 июленнән 5нче укчы бригадада Совет-Япон сугышында катнашкан. Бөек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, Сахалинны азат иткән өчен медальләр һәм күпсанлы күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән Ибраһим аганы Яшел Үзән Ветераннар советындагылар үзара яратып һәм хөрмәт итеп «Япончик» дип йөри. 60 ел гомер иткән тормыш иптәше бакыйлыкка күчкәннән соң, аңа Зәйнәп апаның (авыр туфрагы җиңел булсын) бертуганының кызы ярдәм итә.

– 92 яшендә булуына карамастан, Ибраһим абыйның әле бүгенге көндә дә бер генә дә тик торганы юк, – ди, Мәдинә ханым Төхвәтуллина.

– Барлык эшне үзе башкара, бакчасы да, өй тирәсе дә ялт иткән, ашарга да үзе пешерә, көн саен физзарядка ясый. Мин шул юам да, җыям гына.
 

Язманың дәвамын газетаның чәршәмбе саныннан укырга мөмкин (№32).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев