Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер телдә – ун хикмәт, ун телдә – йөз хикмәт

Иң танылган һәм шул ук вакытта бик серле инглиз драматургы, язучы, актер һәм шагыйрь Уильям Шекспир туганга быел 26 апрельдә 455 ел булды.

Һәм әлеге датаны менә инде дүртенче ел рәттән шәһәребезнең 15нче мәктәбе зурлап, «Мәңгелек тел» – «Вечный язык» – «Eternal Language» төбәкара лингвис­тик форумын оештырып билгели.

Безгә дә һаман татар телендәге чараларга гына йөрергә димәгән бит инде, бу юлы Яшел Үзән районы балаларының инглиз теленә карашлары ни дәрәҗәдә булуы кызыксындырды һәм югарыда әйтелгән уку йортына юл тоттык.    
Шекспир укуларында катнашырга теләк белдерүчеләрнең күплеген күреп исебез китте – алар әлеге мәктәпнең зур залын тутырып килгән. 
– Мондый дәрәҗәдәге чаралар безнең мәктәптә күп уздырыла. Алтыновка багышланганы инде традициягә әверелде. Чит телләр белү – бүгенге көндә бик кирәк. Тукайны һәм Пушкинны яраткан кебек, Шекспирны да белергә кирәк, – дип кереш сүз алды мәктәп директоры Евгения Иванова. – Бүгенге форумнан рухи азык, күп һәм кирәкле мәгълүмат алып кайтырсыз дип ышанам.
V-X сыйныфлар катнашындагы бәйге алты аудиториягә бүленеп көч сынашты. Алар «Уильям Шекспирны укыйбыз», «Уильям Шекспирны беләсезме?», «Авазлар патшалыгында», «Тәрҗемә итү серләре» һәм «Тел серләре» темалары буенча белемнәрен тикшерде. Актлар залында дөнья классигы әсәрләреннән өзекләрне язучының туган телендә яттан укыдылар. Кайсыбер очракларда каушау үз эшен башкарса да, балаларыбызга «афәрин» диясе килә. Кайвакытта татар телендә узган чаралардан, анда катнашучыларның рәтле-юньле сөйли алмауларыннан, шунда да җитди карамаганнар, дип кәеф кырылып кайт­кан вакытлар була. Ә монда бөтенләй чит, әбиләр әйтмешли «тел сындырырлык» телдә шулай чыгыш ясаулары шатландырды.

Тулысы белән газетадан укырга мөмкин (№36).

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X