Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Баланың атасын билгеләгәннән соң нинди проблема туарга мөмкин?

– Мин баланың атасын билгеләү өчен гариза яздым. Нинди проб­лемалар килеп чыгарга мөмкин? Ул минем баламны тартып ала аламы? Фатирны сатканда аның рөхсәте кирәк буламы? Һәм башка шундый мәсьәләләр туачакмы? Без өйләнешмәгән.

– Әти булып билгеләнгәннән соң, аның РФ Гаилә кодексының 12нче бүлегенә яраклы рәвештә йөкләмәләре барлыкка килә. Закон, баланың кем белән яшәвенә карамастан, берүк төрле хокук һәм йөкләмәләрне күз алдында тота. Йөкләмәләрне генә түгел, аның хокукларын да игътибар белән укыгыз. Баладан аерым яшәгән ата, бала белән аралашу, аны тәрбияләү һәм аның белем алу мәсьәләләрен чишүдә катнашу хокукына ия.
Димәк, әти кеше бала белән аралашу тәртибен, теләге булганда, аның белән яшәү урынын билгеләүне дә таләп  итә ала (моның булуы шикле, әмма судка бирү хокукы бар). Баласыннан аерым яшәүче ата, тәрбия учреждениеләреннән, медицина, социаль яклау һәм башка шундый ук оешмалардан  баласы турында мәгълүмат алырга хокуклы. Моның өстенә: дәү әтисе, дәү әнисе, абый-апалары һәм башка туганнары бала белән аралашу хокукына ия. Нинди белешмәләр, килешүләр, кайчан һәм кайда кирәк булачагын хәзер алдан әйтеп булмый.
Әмма, һәрвакытта да, өйләнешмәүләренә карамастан, баланың законлы ике вәкиле барлыгы исәпкә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X