Яңгыр бүләк иткән зонтик, яки йөрәкне дәвалаган мәхәббәт (редакциягә килгән хат)
Иҗат

Яңгыр бүләк иткән зонтик, яки йөрәкне дәвалаган мәхәббәт (редакциягә килгән хат)

Хөрмәтле редакция! Мин сезгә бер мәхәббәт тарихын язарга телим. Аны миңа Ләйсән үзе сөйләде. Бәлки газетада урын табар. Монда мәхәббәттән дә күбрәк мәрхәмәтлелек, тугрылык һәм сабырлык турында сүз бара.

Ләйсән авылда күп балалы гаиләдә туып үскән. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул Казанга укырга китә. Әмма сайлаган институтына имтиханнарны яхшы билгеләргә генә тапшырганда керергә мөмкин була. Шуңа күрә ул киләсе елга тагын да ныграк әзерләнер өчен кире авылына түгел, ә Яшел Үзәнгә килеп, оборона заводларының берсенә эшкә урнаша.

Анда ул үзенең тырышлыгы һәм ихласлыгы белән тирә-юньнең игътибарын җәлеп итә. Егетләрнең дә аңа күзе төшә, әлбәттә. Тик Ләйсән генә ашыкмый: аның теләге зур – укырга керәсе бар.

Әмма «язмыштан узмыш юк» дип юкка гына әйтмәгәннәр. Бер көнне, көзге яңгыр явып торганда, Ләйсән автобус тукталышында басып торганда, аның янына зонтиклы бер егет килә. Ул бер сүз дә әйтмичә, зонтигын Ләйсәнгә суза да, үзе яңгыр астында күздән югала. Ләйсән аптырап кала: «Бу кем соң? Ни өчен ул миңа зонтигын бирде?» Ул егетне куып тотмакчы да була, әмма өлгерми.

Фото: ясалма  интеллект

Икенче көнне заводта Ләйсән шул егетне очрата. Ул Илназ исемле, заводта слесарь булып эшли икән. Бик тыйнак, әмма сөйләшкәндә Ләйсәннән күзен алмый. Яшьләр арасында әкренләп яхты хисләр уяна.

Әмма Илназның серлелеге Ләйсәнне борчый. Ул гел нидер яшерә, еш кына кызга ерактан гына карап тора. Бер көнне Ләйсән аның эштә егылганын һәм ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киткәннәрен ишетә. Аның йөрәк авыруы белән интегүе мәгълүм була.

Ләйсән егетне ярдәмсез калдырмый. Ул һәр көнне хастаханәгә бара, аның өчен догалар кыла. Илназ гына аннан читләшергә тели: хисләре тирәнгә киткәнче аерылышулары әйбәтрәк булыр дип уйлый. Бу хакта ул Ләйсәнгә ачыктан-ачык әйтә.

Фото: ясалма интеллект

Әлбәттә, сизгер кыз егетне яхшы аңлый. Әмма аны ташларга, болай да йөрәге яралы Илназны кыен хәлдә калдырырга башына да килми. Илназ никадәр каршылык күрсәтсә дә, Ләйсән аны ташламый. Алар егетнең авыруына каршы бергәләп көрәшә башлыйлар. Бергә булганда күп кенә авырлыкларны, хәтта йөрәк авыруын да җиңәргә мөмкин икән.

Озын сүзнең кыскасы, җирле табиблар инде кул селтәгән авыру да җиңелә. Мәхәббәт хакына, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, егетне Мәскәүгә җибәрү мөмкинлеге табыла. Заводтан да ярдәм күрсәтелә. Аңа катлаулы операция ясала, аннан соң озак вакыт Мәскәү клиникаларында дәвалану, тернәкләнү башлана. Иң мөһиме – уртак тырышлык белән Илназ исән кала. Ләйсән хәтта укырга керәсен дә онытып тора.

Фото: ясалма интеллект

Бүгенге көндә алар инде гаилә корып яши. Ике кызлары да бар. Тырыш Ләйсән югары уку йортын читтән торып тәмамлады. Зур предприятиедә экономист булып эшли. Аны анда бик хөрмәт итәләр. Ул эше һәм мәшәкатьләре башыннан ашса да, иренең сәламәтлеген кайгыртырга онытмый. Йөрәк белән уйнарга ярамаганын ул яхшы белә.

Әгәр дә Илназ янында Ләйсән булмаса, аның йөрәге бүгенге көнгә кадәр шулай тибәр идеме икән?

Тәнзилә, Яшел Үзән


Нет комментариев