Хәләл эчемлекләрнең файдасына ирешү өчен дога
Иман нуры

Хәләл эчемлекләрнең файдасына ирешү өчен дога

Сәид ән-Нәһләви каһвә (кофе) эчә торган була. Пәйгамбәребезнең ﷺ (съаллә-Ллааһу гъәләйһи үә сәлләм) эчемлекне эчә башлаганчы түбәндә китерелгән доганы укырга киңәш итүе риваять ителә: *أَللَّهُمَّ اجؐعَلؐهَا نُورًا لِبَصَرِي، وَعَافِيَتًا لِبَدَنِي، وَشِفَاءً لِقَلؐبِي، وَدَوَاءً مِنؐ كُلِّ دَاءٍ، يَاقَوِيُّ يَامَتِينُ. {﷽}*

УКЫЛЫШЫ:

Әллааһүммә- җегъәлһәә нүүран ли-бәсъарий, үә гъәәфийәтән ли-бәдәний, үә шифәә-ән ли-къальбий, үә дәүәә-ән миңң- күлли дәә-ин. Йәә Къауиййү, йәә Мәтийн! {Бисми- Лләәһи- р-Рахмәәни- р-Рахийм}.

МӘГЪНӘСЕ:

«Аллаһым, бу эчемлекне: күзләрем (күз күремем) өчен нур, бәдәнем (тәнем) өчен сәламәтлек (иминлек) [чыганагы], яшәеш көчем арту өчен [сәбәпче], калебем (йөрәгем) өчен шифа, барча авырулардан дәва ит! Әй Кавий (чиксез кодрәт Иясе), әй Мәтийн (ныклы куәт Иясе) [Булучы Аллаһым]! {Дөньяда һәркемгә Шәфкатьле, ахирәттә иман әһелләренә генә Рәхимле Аллаһ исеме белән}».

Бу доганы шулай ук даруларны эчкәндә дә укырга була. Тик составларына игътибарлы булуыгыз сорала, хәләлме юкмы, хәйваннардан алынган чималдан ясалган ингредиент булган очракта аны үсемлек чималыннан ясалган ингредиентлы аналогларына алыштырып булуын онытмагыз.

Көндәлек тормышта укыла торган догалар


Нет комментариев