Норлат авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү өчен бергә җыелды.
Гади генә күренгән бу эшнең мәгънәсе бик зур. Һәр телем икмәктә туган як җылысы, кайгырту һәм егетләргә булган хөрмәт чагыла. Әзер сохариларны тартмаларга тутырып, алгы сызыктагы егетләргә җибәрәчәкләр.
Авылдашларыбызның шундый изге гамәлләре — бердәмлекнең һәм мәрхәмәтлелекнең матур үрнәге. Игелекле эшкә өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт! Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын!
Норлат мәдәният йорты Вк төркеме
Нет комментариев