Исән чакта кадерлик (редакциягә килгән хат)
Иҗат

Исән чакта кадерлик (редакциягә килгән хат)

Бу кыска гына хатта укучыбыз йөрәгеннән чыккан ихлас хисләрен җиткерә. Ул әнисе турында гына түгел, ә барыбызның да уртак вөҗданы турында яза. Укыганда йөрәгегез әрнесә, димәк, бу юллар сезнең дә күңелегезгә барып җиткән дигән сүз.

Без әти-әниләребезнең исән чакта кадерен бик белмибез. Бу хакыйкатьне аңлап өлгерәбезме, юкмы – анысын вакыт күрсәтер. Әмма бер нәрсә ачык: еш кына соң була…

Әниемә быел 95 яшь тула. Авырулары да күп, таякка таянып кына йөри. Без еракта яшибез: беребез — Яшел Үзәндә, икенчебез — Казанда. Буш вакыт булдымы, әни янына кайтырга ашыгабыз. 500 чакрымлап юл артта кала. Ягъни бер көн кайтасың, бер көн киләсең. Бөтен мәшәкатьләрдән арынып, кайтып килүгә кимендә дүрт көн кирәк.

Фото: ясалма интеллект

Әни без кайтып керү белән китүебез өчен кайгыра башлый. Берүзе калуга бик борчыла. Өен ташлап китәргә дә курка. Гомер буе яшәгән җиреннән кузгалган өлкән яшьтәгеләрнең озак яшәмәүләрен, җирсенеп тиз арада бакыйлыкка күчүләрен дә яхшы беләбез.

Авылларда да хәзер хәл мөшкел. Кайчандыр гөрләп торган авыл өйләре бүген буш! Әнинең дә яшьтәшләре калмады. Элек ул капка төбенә чыгып, күршеләр белән җыелышып сөйләшеп утырырга ярата иде.

Хәзер сөйләшерлек  түгел, исәнләшерлек кеше таба алмыйсың. Ә бар калган яшьләр җәяү йөрми, хәтта кибеткә дә машинада гына бара.

Фото: ясалма интеллект

Авылдан яшьләр китмәс иде, әгәр колхозлар бетерелмәсә. Мәңгелеккә дип салынган таш фермалар хәзер кулланылмагач, җимереләләр. Элеккеге күмәк хуҗалыкларны хәзер шулар гына хәтерләтеп тора. Килгән инвесторларның: «Безгә сезнең малыгыз түгел, җирегез генә кирәк», — дип әйткәннәрен дә ишеткән бар. Элеккеге колхоз рәисләренең: «Эх, безгә шундый акчаларны биргән булсалар»– дип уфтанганнарын да ишеткән бар.  

Сүзем әнием турында иде. Менә ул хәзер әле нәрсә ашаганын онытса да, элеккеге елларны, сугыш чорында ничек эшләгәннәрен, ачлык-ялангачлыкны, балачаксыз балачакларын бүгенгедәй хәтерли. Тау хәтле ипи ашасы килгәннәрен, ач килеш кырда ничек көлтә җыйганнарын сөйли. Ә безнең түземлек җитми: «Сөйләдең инде!», — дип әнинең тизрәк авызын ябабыз. Ә ул барыбер сөйли дә сөйли…Нинди авыр заманның һәр мизгелен сагына.

Фото: ясалма интеллект

Яшьлектәге авырлыклар шулкадәр каннарына сеңгән ки, аларны гомер ахырына кадәр оныта алмыйлар. Кышкы салкыннарда күрше авылга ничек укырга йөргәннәре, бүреләрдән ничек качканнары турында ишетсәң, ышанмыйсың… Сугышта ятып калган әтисе турында да истәлекләре күп.

Колхоз рәисе булган әтисенә бронь бирсәләр дә, «монда сугышка караганда да авыррак булачак» дип,  үз теләге белән фронтка киткән һәм шунда ятып калган. Шуңа карамастан, әби дүрт баласын үстергән, укыткан, һәркайсын кеше иткән.

Фото: редакция архивыннан

Әниләребезнең романнар язарлык сөйләгәннәрен үзләре исән чакта тыңларга да тыңларга, яисә яздыртып булса да калырга кирәк, югыйсә. Ә безнең һаман вакыт юк…Бүген дә юк ул вакыт, иртәгә дә.  «Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел», – дип бик дөрес әйткәннәр.

Бу хатны язып, мин барыбызны да бер нәрсәгә чакырам: әти-әниегезгә бүген үк шалтыратыгыз. Бара алсагыз – барыгыз. Чөнки бервакыт шалтыратырга да, тыңларга да әти-әниебез  булмаячак…

Гөлчирә Сәфәргалиева, Яшел Үзән


Нет комментариев