Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ир кирәк, ә аның баласы кирәкми икән (редакциягә килгән хат)
Сүзем улым һәм оныгым турында. Яз башында улымны өйләнер дип бик өметләнгән идек инде, әмма булачак киленнең оныгымны кабул итмәве аркасында туй булмады. Хәзер, баштан ук сөйлим...
-
Яхшы сүз – сәдака: бер-беребезгә игелек сөйлик (редакциягә килгән хат)
Июнь минем өчен аеруча истәлекле үтте. Бу айда берничә Коръән мәҗлесенә барып, төрле хәзрәтләрнең вәгазьләрен тыңларга насыйп булды. Һәркайсы күңелгә үтәрлек итеп сөйли. Бигрәк тә Биектау районын да хезмәт итүче хәзрәтнең гади генә мисаллар аша тирән мәгънә җиткерә белүе сокландырды.
-
Ирне хурлап бәхет корып булмый (редакциягә килгән хат)
Гаилә турында сүз чыкса, еш кына бер фикер уйландыра. Кайбер хатын-кызлар, кешеләр арасында утырганда да, ирен мактап түгел, киресенчә, кимсетеп сөйләргә ярата. «Мин булмасам, ул бернәрсә дә эшли алмый», «тагын дөрес эшләмәгән», «шуны да белми» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әйтерсең, иренең кимчелекләрен сөйләү белән кемгәдер үзенең өстен икәнен исбатларга тели...
-
Аерылышу (язмыш)
Алар аерылыша. Иргә – 63, хатынга 60 яшь. Ир утырган машина фатир подъезды янына килеп туктады. Хатын чыгып, машинага утырды. Хәл-әхвәл сораштылар. «Киттекме?» – диде ир. Хатын баш селкеде. Машинага кереп утыргач, ирнең күз алдыннан бөтен гомере узып китте. 40 ел уртак тормыш бөтенләй дә сизелмәгән. Ни өчен?
-
Сугыш урлаган балачак, бәхетле картлык: Хаҗиевлар гаиләсе турында
Илләр гизеп, күп сынаулар аша узган Хаҗиевлар гаиләсе бүген Мулла Иле авылында хезмәт сөеп, яшьләргә үрнәк булып яши.
-
Каенсеңлемнең бездән китәсе килми (редакциягә килгән хат)
Исәнмесез, «Яшел Үзән» редакциясе кызлары! Газетаны әти-әниләр алдыра, авылга кайткан саен күз йөртеп чыгарга тырышам, чөнки укырлык кызыклы язмалар күп. Бу юлы хатларны укыдым да, үземнең дә бавыр өстендә утырган мәсьәләне язарга булдым. Әни дә «язма» димәде, ә иремнең әти-әнисе безнең газетаны укымый, алар бездән ерак районныкылар, шуңа минем «крик души» алар күзенә чалынмас дип уйлыйм.
-
Авылның яме – үз кулыбызда (редакциягә килгән хат)
Җәй җитүгә авылларыбыз җанланып китә. Шәһәрдән дачачылар кайта, буш торган йортларга ут кабына, урамнар да балалар тавышы яңгырый. Моңа, әлбәттә, сөенәсе генә кала. Авыл яшәсен, йортлар буш тормасын! Тик кайчак кайбер күренешләр аптырашта калдыра.
-
Тотылмаган – карак түгел (редакциягә килгән хат)
Илгизә әнисе белән генә яшәде (әтисе бар иде аның, әмма Илгизәдән башка гаиләсе бар иде) һәм артык иркен дип әйтмәс идем. Мохтаҗ түгелләр иде түгеллеккә, әмма шиковать та итмәделәр. Берникадәр вакыттан мин аңарда әле кыйммәтле ручка күрә башладым, әле яңа заколка, әле мәктәпкә нинди дә булса тәмлүшкәләр алып килә һ.б. Һәм, гомумән, үзен, кем әйтмешли, пафослы тота башлады...
-
Чегән юраган гомер (язмыш)
Гомеремдә 5 мәртәбә «мин үләм, ахрысы» дип әйтергә туры килде. Беренчесе – 18 яшьтә кич белән өйгә кайтып барганда, артымнан эт кугач; икенчесе – дус кызым белән басмадан атлап барганда, яртылаш суга төшеп киткәч; өченчесе – беренче тапкыр бала тапканда; дүртенчесе – 50 яшьтә электр чыбыгына яшен суккач; ә бишенчесе – чегән билгеле бер гомер озынлыгы юрагач...
-
Клеопатра (хикәя)
Гөлчирәбез кайчы белән маңгай чәчен кыркып маташа. Нигә кирәк? Шул килеш ярамаганмы? Ул да түгел, кайчысын элеп куйды да бу, чәчләрен елтыр күзләренә төшереп шомартты, эчендәге мутлыгын тышка чыгармаска тырышып, миңа эндәште: – Әти! – Нәрсә тагын? – Мин кинога билет алып кайтам. Әни рөхсәт итте. Һе, ансат кына. Әнисе рөхсәт иткән, имеш. – Нинди бетмәс кино булды инде ул? Исеме ничек? – Клеопатра.
-
Төяп китәләр, кайтып булышасылары килми (редакциягә килгән хат)
Әәәәййй, утыз улың булганчы – у....к ирең булсачы, дип, дөрес тә әйткән борынгылар! Чөнки бер тамчы да ышаныч юк балаларга. Әйе-әйе, үзебез тәрбияләгән балаларыбыз, бәхәсләшмим. Барлык нәрсәләре булсын, кешедән ким-хур булмасыннар, шәһәргә киткәч тә кимсенеп йөрмәсеннәр, дип, тырыштык. Ике улыбыз да Казанда, югары белем алды. Ул вакытларда да атна саен кайтып, булышып тордылар. Ә менә өйләнгәч...
-
Хәзер кызлар үзе килә... (редакциягә килгән хат)
Райондашыбыз шалтыратып, кызыклы һәм гыйбрәтле теманы күтәрде. Илле яшьләр тирәсендәге ханым улының чираттагы кызын ияртеп кайтуын сөйләде...
-
Кабат авылча, терлек асрап яши башладык (редакциягә килгән хат)
Без, авыл халкы соңгы егерме ел дәвамында бик ялкауландык. Элек әти-әниләребезнең ачы таңнан караңгы кичкәчә ял белми, туйганчы йокы күрми гомер иткәннәрен уйлыйм да, шаклар катам. Аларга каян килгән ул тырышлык һәм түземлек? Һәм дә, нигә ул без дә юк?
-
Сагыш
Кече Ачасырның талантлы гармунчысы, Тау ягының мәңге кабатланмас моң иясе Камил Хәлиуллинның якты истәлегенә багышлап.
-
Иремне гаепле түгеллегемә ничек ышандырырга икән? (тормыштан)
Балага мин кияүгә чыгуга уздым. Бу хакта иремә әйтүгә аның йөзе күз алдымда үзгәрде. Югыйсә балага узуга ук, аны табачакбыз дип алдан ук сөйләшкән идек. Нәрсә булды, дим аптырап? Син миннән әле шулай тиз узмас идең, димәк, миңа корсаклы булып чыккансың, ди. Авып китәм дип торам. Соң бит сиңа кадәр беркем белән дә булмавымны беләсең, дим...