Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мәхәббәт ничәү була? (хикәя)
Кияүгә чыгып, зөфаф кичендә ул миңа кулын салып, хатын булгач, тәнемнең моңарчы беркем дә күрмәгән җирләрен аңа күрсәтеп, мунчалар кергәч кенә, иремне яратмавымны аңладым. Аңлаганымны беркемгә сиздермәскә, яшәргә ният кылдым. Минем аны яратмавымда иремнең бер бөртек тә гаебе юк лабаса! Хаклыкны әйтеп, аның миңа булган ышанычын челпәрәмә китерергә ни хакым бар?!
-
Яраланган язмыш (тормыштан алынган хикәя)
Ире ташлап киткәч үзен дөньяда иң бәхетсез санаган хатын чын бәхетсезлекнең ни икәнен белми иде әле. Хәрби хезмәттән яңа гына кайткан уллары Илгиз, бик кыйбатлы машина бәрдереп, куркуыннанмы, башын элмәккә тыкты. Ата белән ана, үз тормышлары белән мавыгып, улларын коткарып кала алмадылар. Зәлия өчен иң кайгылы көннәр башланды. Ир кайгысы берни түгел икән бала кайгысына караганда...