Егылды, уянды һәм... өйләнде (редакциягә килгән хат)
...Бу хәл минем белән ун ел элек, 2015 елны каршылар алдыннан булды. Яшь чак бит инде, Яңа ел уңаеннан бизәлгән Мәскәүне күрергә бардым. Апа анда яшәгәч, бигрәк тә җайлы, кунарга урын да, ияртеп йөрер кеше дә бар. Алайса, минем өчен метрода йөрү – кара урманда йөрү белән бер. Чынлап. Казан метросына да үземнең генә утырганым юк минем, көлке билләһи...
Ике көн илебез башкаласында сөренеп йөреп күңел булды, кайтырга билетлар алдан ук алып куйган идем, чөнки бәйрәм араларында алып та булмый, кыйммәтрәк тә.
Купеда урыным өстә туры килсә дә, күңел күтәренке, кәеф шәп – бәйрәмский иде. Юлдашлар да әйбәт туры килде: яңарак кына өйләнешкән яшь парлар һәм озын буйлы, чибәр, кара чәчле егет Илгиз. Ул безне киосктан сатып алган «пирашки»лар белән сыйлады, кызыклы анекдотлар сөйләп көлдерде. Аннары, бик галантный гына итеп, миңа аскы полкадагы үз урынын тәкъдим итте һәм йокларга минем урынга менеп ятты.
Поездның тыкы-тыкы, тыкы-тыкы тавышына йоклап киткәнмен. Рәхәтләнеп төш күреп ятам, имеш, диңгездә дельфиннар белән йөзәм һәм, кинәт, каяндыр акула килеп чыкты да, аягымны тешләп алды. Авыртуга түзә алмыйча кычкырып та җибәрдем, уянып та киттем. Карасам, аягымда Илгиз басып тора һәм үзе ыңгырашып, кан тамган кулын тоткан. Котым очып:
– Нишләдегез?! Ни булды? – дип кычкырганымны сизми дә калдым. – Егылып төштем, кулымны сындырдым ахры, – диде ул, ниһаять, минем аяк өстеннән төшеп.
Илгиз үзе генә имгәнмәгән, минем дә ул баскан аягым чатнаган булып чыкты. Яшел Үзән вокзалына ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Поезддан икебезне дә больницага алып киттеләр. Шулай итеп, Яңа елны да, искесен дә шунда каршыладык.
Менә шул көннән бирле без бергә. Улыбыз һәм кызыбыз бар. Аллаһ Тәгалә кешеләрне очраштыру өчен кемгәдер авыр сынау бирә, кем беләндер шаярта. Ә без шөкер итәбез һәм гел көлеп искә алабыз.
Һәркемгә Яңа елда үз тиңен очратуын теләп калам. Илмира.
(Авылымны күрсәтмәгез)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев