Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Кызым миннән ояла (тормыштан алынды)

– Кызым миннән ояла, – диде ул. – Мин аны бик соң, 42 нче яшемдә генә таптым. Кызым башта минем белән мәктәпкә барырга оялды. Аннары аның бәйрәмнәренә дә килергә ярамады. «Син килмә! Анда барысының да әниләре килә. Алар яшь, ә син карт. Миннән көләләр», – дип үртәлеп елады. Аның «мин синнән оялам» дигәнен ишетү йөрәгемә бик авыр булды...

– Кызым миннән ояла, – диде ул. –  Мин аны бик соң, 42 нче яшемдә генә таптым. Шул яшемә кадәр үземә насыйп кешене очрата алмадым, әтисез генә бала үстерәсем килмәде. Кызыма 10 яшь тулганда миңа 52 тула  иде. Хәзер менә 52 яшьлек хатыннарга карыйм, алар бер дә карт кебек тоелмыйлар. Һәрберсен тот та бүген кияүгә бир. Бала вакытта алай дип уйламыйсың бит аны, безнең үзебезгә дә 40 яшь бик күп, 40ка җиткән кешеләр бик карт кебек тоелалар иде. 

Кызым башта минем белән мәктәпкә барырга оялды. Аннары аның бәйрәмнәренә дә килергә ярамады. «Син килмә! Анда барысының да әниләре килә. Алар яшь, ә син карт. Миннән көләләр», – дип үртәлеп елады. Аның «мин синнән оялам» дигәнен ишетү йөрәгемә бик авыр булды. Кызымны тапканда мин үземнең бик яшь түгеллегемне, аның яшьтәшләренең әниләреннән аерылып торасымны белдем, әлбәттә. Ләкин бала бит ул үз әнисен нинди булса да ярата. Мин дә, кызым мине яратыр, нинди булсам, шулай кабул итәр, дип уйладым. Ләкин ялгышканмын... Сигезенче Март, Яңа елга багышланган кичәләргә килмәвемне үтенде кызым. Мәктәптә алар куйган концертларга да бара алмадым. Кызымны елатмыйм, ул кимсенмәсен, дидем. 

12-13 яшьләрендә кызым минем белән урамга чыгудан, бергә кая да булса барудан бөтенләй баш тартты. Бу вакытта аның әтисе үлгән, кызым белән икәү генә яши идек. Яшүсмерләр тиз үсә, яңа гына алган кием кай арада кечерәя, икенчесен алырга кирәк. 12 яшьлек баланың үзен генә кием алырга чыгарып җибәрә алмыйсың. Ул вакытта кием-салымны базардан гына алабыз, анда халыкның төрлесе бар – намуслысы да, кырыгалдары да... 

«Акча тоттырып, үзеңне генә базарга җибәрмим. Барсак, бары бергә генә барабыз», – дим кызыма. Ул исә минем белән базарга бармас өчен үкереп елый. «Син карт, миңа нинди кием кирәген белмисең», – ди.  Аптырагач, ераграк туганымның 20 яшьлек кызыннан аның белән базарга барып, кием алышуын үтендем. 20 яшьлеге дә бала гына бит әле аның, дөресен әйткәндә. Җыен килде-китте кием алып кайтканнар, берсе дә адәм рәтле түгел. 

Кызым шулай миннән читләшеп үсте. Өйдә, икәү генә булганда, бар да яхшы кебек. Ләкин урамга минем белән чыкмады, кибеткә минем белән йөрмәде. Инде һич тә минсез генә бара алмый торган җир булса: «Мин алдан барам, син  арттан бар. Ләкин миңа якын килмә. Синең минем әни икәнен белмәсеннәр», – дигән шарт куя иде. 
Яшьтәш кызлары туган көнгә чакыралар да, ул да үзенең туган көнен шулай итеп үткәрергә кызыгып кайта. «Әйдә, синең дә дусларыңны туган көнеңә чакырыйк», – дисәм, «Синең янга беркемне дә чакырмыйм. Син карт!» – дип кычкыра башлый. 15 яшьлегенә алай да дусларын чакырасы килде. Ләкин өйгә түгел, ә кафега. «Кеше гомерендә 15 яшь бер генә була. Ярар, үткәрсен», –  дип, ризалаштым. Берүзем генә эшләгәч, акча ягы авыррак булса да, кафега җитәрлек акчаны ничек тә җыеп бирдем. «Только син килмисең. Без үзебез генә утырабыз», – диде кызым, кулымнан акчаны алып туган көнен бәйрәм итәргә чыгып киткәндә. 

Үскәч, үзгәрер, аңлар, дип көттем. Бу хәлне белгән башкалар да шулай юатты. Тик ул өметләр акланмады. Кызым унберенче классны тәмамлады. Чыгарылыш кичәсенә әни кеше ничек итеп бармый түзсен?! Мин дә бардым. Иң арткы рәттә, кешеләр артына качып кына чыгарылыш сыйныфлар куйган саубуллашу концертын карадым. Күбәләк шикелле бөтерелеп вальс әйләнгән кызыма карап соклансам да, берүк үзе күрә күрмәсен дип сагайдым. Концерт тәмамланганчы ук тизрәк чыгып киттем. Үзем урам буйлап барам, үземнең яңакларым буйлап күз яшьләре тәгәрәшә. Гарьләнеп еладым. Үзем тапкан, берьялгызым үстергән бердәнбер кызым миннән оялсын инде. 

Мәктәпне тәмамлап, кызым училищега укырга керде. Миннән оялуы да кимеде шикелле. Инде, урамга синең белән чыкмыйм, кибеткә синең белән кермим дип киреләнүләре бетте. Ләкин шулай да минем белән ачылып сөйләшеп, үзенең эч серләрен сөйләшүләр булмады. Кызым мине барыбер чит итте. 

Көннәрдән бер көнне кызым, кияүгә чыгам, диде. Кемгә, нинди егеткә чыга – мин бернәрсә дә белми идем. «Башта егетең белән таныштыр. Нинди кеше икәнен карыйм», – дидем. «Бер карап кына син аны каян беләсең инде? Минем өйгә кеше чакырасым килми. Кара син без яшәгән бу фатирны? Кара син үзеңә? Ничек монда, синең яныңа кеше чакырасың?» – диде кызым. Әйе, бу вакытта мин инде пенсиядә идем. Акча аз, ризыкка да җитәр-җитмәс кенә. Диплом алганчыга кадәр кызыма әтисен югалтканга күрә пенсия түләделәр түләвен, ләкин ул да зур акча түгел, кием-салымына, дәфтәр-китабына гына җитеп барды. Ремонт ясатырлык, җиһазлар яңартырлык акча булмады шул... «Кара ул чәчләреңне? Кара үзеңнең киемеңне? Җенгә, убырлы карчыкка охшаганыңны белмисеңме әллә?» – дип ярсыды кызым. Аның бу сүзләреннән өстемә эссе су койдылармыни? Башыма кинәт кенә эссе дулкын китереп бәрде. Тыным бугазымны пешерде. Башымны тотып, диванга барып утырдым. Кызымның һәр әйткәне кайтаваз булып башымда яңгырап торды. «Җен! Убырлы карчык! Кара көзгегә!..» Шушы сүзләрне ишетер өчен үстердеммени мин аны? 

Кияү белән мин бары туйда гына таныштым. Башкалар шикелле, булачак кода-кодагыйлар өебезгә кыз сорап килмәде. «Әни авырый, туйга гына килә», – дигән кызым. Никахны алар бездән башка гына мәчеткә кереп укытып чыкканнар. Ярый анысына башлары җиткән тагын, никахсыз гына да яши бит хәзер күпләр. 

Кызымның туена бик ныклап әзерләндем үзе. Әҗәткә акча алып торып булса да, макияжын да, маникюрын да ясаттым. Матур күлмәк, туфли алдым. Кызым кеше алдында минем өчен оялырлык булмасын дидем. Киенеп-бизәнеп чыккач, көзгедән үземә сөйкемле генә хатын карап торган сыман иде. 

Туй матур гына узды. Кунаклар күп түгел иде. Әлбәттә, кода-кодагый миннән күпкә яшь, алар үзләре миңа кызым-улым булырлык. Шулай да уртак телне таптык, дуслаштык шикелле. Кызымны оялтмас өчен, мин артык күп сөйләшмәскә, кунаклар арасында артык бөтерелмәскә тырыштым.

Кызымның бәби көтүен белү минем өчен дә зур шатлык булды. Бу бәхетле мизгелләрне күрүгә ирештергәне өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыдым. Оныгымны кулыма алып сөясе, аның белән китаплар укыйсы, матур рәсемнәр ясыйсы, бергәләп урамда һава сулап йөрисе мизгелләрне күз алдыма китереп юандым. 

Вакыты җиткәч, оныгым туды. Күчтәнәчләремне күтәреп, кызым янына бәби табу йортына чаптым. Ишек төбендәге санитарканың бөтен коридорны яңгыратып: «Вахитова, к тебе бабушка пришла!» – дип кычкырганын ишетеп, тагын күңелем кителде. Беләм, санитарканың бер гаебе дә юк, кызым, чынлап та, миңа оныгым булырлык яшьтә бит.  

Оныкны бала тудыру йортыннан кода-кодагыйлар килеп алды. Яшьләр бу вакытта бер бүлмәле фатир арендалап яши иде. «Бала бераз хәлләнгәнче үзебездә яшәсеннәр», – диде кодагый. Нәрсә диим, инде егерме биш еллап ремонт күрмәгән бер бүлмәле фатирыма чакыра алмыйм бит. Кода-кодагый район үзәгендә, безнең шәһәрдән шактый ерак яши. «Оныгымның үскәнен күрә алмыйм икән инде», – дип уйлап куйдым. Әле үз фатирларында булсалар, көндез килеп кызыма булышырмын, баланы ваннада коендырышырмын, коляскага салып паркка алып чыгармын, дип хыялланган идем, ул хыяллар чынга ашмый калды. Бер кайткач, яшьләр шул районда төпләнделәр. Оныгымны бик сирәк, шәһәргә берәр йомышлары төшеп килсәләр генә күрдем. Үзем исә автобусларда ерак аралар уза алмыйм, шунлыктан яннарына еш барылмады. 

Кызым исән-сау булсын, үз балаларын пар канаты белән үзе үстерсен, дип көн дә теләк телим. Кызымны да, киявем белән оныкларымны да бик яратам. Ләкин башка әниләрнең балаларыннан нинди хөрмәт күрүләрен, аралашып яшәүләрен күрәм дә, күңелем тула. Кызым инде үзе ике тапкыр әни булса да, араларыбыз барыбер дә җылынмады. Ул мине әле дә үзен соң тапканга гаепли. Аның авызыннан «Минем бәхетле балачагым булмады», – дигән сүзләрне ишетүе миңа бик кыен.

Телевизордан кайчагында соң гына әни булган ханымнарны күрсәтәләр. Барысы да аларга соклана, моны батырлыкка тиңлиләр. Ә мин исә көенәм. Һәрнәрсәнең үз вакыты шул... 

Лилия Гәрәева, Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

11

3

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев