Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Безне кем шаяртты?! (тормыштан алынды)

Динарның Венераны кочаклавын, колагына нидер пышылдап куюын күрү бик авыр иде. Сәлимнән ерагая башладым, ул да салкынайды. Әле берничә ай берни үзгәрмәгән кебек йөрдем. Беренче тапкыр Венерадан серем барлыкка килде. Мин бит инде аңа синең егеткә гашыйк булдым дип әйтә алмый идем. Бервакытта да бер-беребезнең егетенә күз атмадык без. Бу – ике арадагы әйтелмәгән кагыйдә иде. Тик башкача болай дәвам итә алмаячагымны аңладым...

Венера исемле дус кызым бар минем. Ә мин – Чулпан. Безнең исемнәрне бертөрле дип әйтәләр. Имеш, Чулпанның русчасы Венера. Балачакта комлыкта уйнаганда ук дуслашып китүебезгә исемнәребез генә сәбәпче булмагандыр үзе. Комлыкка уйнарга балаларын алып чыккан әниләребез дуслашкан башта, аннан бер-берсенә кунакка йөри торгач, әтиләребез дуслашкан. Ә без мәктәпкә укырга кергәндә аерылмас дусларга әйләнгән идек. Икебезнең дә энекәшләребез бар. Энекәшләргә сер сөйләп булмый, шуңа бер-беребезгә сердәшче дә булдык. Бер сыйныфта укыдык, икебез дә табиб булырга теләдек. Без хәтта егетләр белән дә бер үк вакытта йөри башладык. Яшьлек булгач, төрле егетләр белән дуслаштык, аерылыштык. Әнә шул танышу-аерылышу вакытлары да икебезнеке дә бер чакка туры килә иде. Без моны күптән сиздек һәм һәрвакыт елмаеша идек. 

Институтны тәмамлап, хастаханәдә эшли башладык. Бу юлы икебез ике хастаханәгә эләктек. Безнең хастаханәдән чыкмый эшләгән чаклар. Шәхси тормышым турында уйларга вакыт кына түгел, теләк тә юк. Төнге кизү артыннан – төнге кизү. Тәҗрибә кирәк дип үзем дә кызыксынып эшлим. Шулай эшләп йөргәндә, без, яшь белгечләрне җыеп, шәһәр күләмендә уздырылган зур конференциягә җибәрделәр. Урыным бер егет белән туры килде. Сөйләшеп киттек. Сәлим акыллы егеткә охшаган, юмор хисе дә бар. Кофе-брейк вакытында бергәләп кофе эчтек. Конференциядән соң мине озатып куярга тәкъдим итте. Өйгә шәһәр буйлап җәяүләп кенә кайттык. Ул – хирург. Мин – терапевт. Сөйләшер темаларыбыз күп. Кыскасы, шул көннән соң без аерылышмадык инде. Венерага яңалыгымны сөйләгәч, ул көлде генә:

– Ну, Чулпан. Син бит әле күптән түгел генә, егетләр турында уйламый торам, башым белән эшкә чумам дигән идең. Менә шулай була ул. Сәер, минем генә беркемем юк әле. Гадәттә, безнең бу «уеннар» бер тирәгә туры килә иде. Төрле җирләрдә эшли башлагач, синхронлык югалды, ахры. Кызганыч, бик кызык иде. 
Егетемне тизрәк Венера белән таныштырасым килде, әмма һаман барып чыга алмый сузылды да сузылды. Бөтенебез дә табиб булгач, аңлашыла да инде. Кизү тору көннәребез туры килә алмады. Ике ай үткәндер, ниһаять, очрашырга мөмкинлек табылды. Тик көне килеп җиткәч кенә, шалтыратып, Венера килә алмаячагы турында әйтте.

– Чулпан, сәбәбе нык җитди һәм син үпкәли торган түгел. Ниһаять безнең сәгатьләр кабат туры килә башлады. Бер егет белән таныштым. Шундый шәп егет! Бер-ике атна караштырам әле. Минем фейс-контрольне узар дип уйлыйм. Аннан соң, бәлки, бергәләп очрашырбыз да. Тик бер ягы бар инде – табиб түгел, – дип, Венера көлеп җибәрде.– Ярар безнең арада бер төзүче дә комачау итмәс, әйеме.

Венераның фейс-контролен узгач, без очраштык. Очраштык һәм мин «аһ» иттем. Алар бер-берсенә шундый килешеп торалар!.. Динар белән дә җиңел генә аралашып киттек. Бергә уйнап үскәнбезмени. Безнең егетләребез дә дуслашты. Чөнки башкача булуы да мөмкин түгел иде... Гел бергә йөри башладык. Ялларыбыз туры килгәндә очраштык, бер-беребезгә ярдәм иттек. Динар да безнең табиблар компаниясендә үзен уңайсыз хис итмәде кебек. Ул төзелештәге хәлләрне, без хастаханәдәге кызыклы вакыйгаларны сөйләшеп көлешә идек. Хәтта бергәләп ял итәргә диңгезгә дә бардык. Менә шул диңгездә үземне кабахәт кеше итеп хис итә башладым, чөнки сиздерми генә Динарга күз ата башладым. Үзем дә сизмәстән күзләрем гел анда булды. Уйларымны күпме куарга тырышсам да, алар китмәде. Юк, Сәлим белән безнең бар да яхшы иде. Мин инде аңа кияүгә чыгу турында уйлана башлаган идем. Ә диңгездә әллә нәрсә булды…

Ялдан кайткач та ул халәтем узмады. Динарның Венераны кочаклавын, колагына нидер пышылдап куюын күрү бик авыр иде. Сәлимнән ерагая башладым, ул да салкынайды. Әле берничә ай берни үзгәрмәгән кебек йөрдем. Беренче тапкыр Венерадан серем барлыкка килде. Мин бит инде аңа синең егеткә гашыйк булдым дип әйтә алмый идем. Бервакытта да бер-беребезнең егетенә күз атмадык без. Бу – ике арадагы әйтелмәгән кагыйдә иде. Тик башкача болай дәвам итә алмаячагымны аңладым. Сәлим алдында үземне гаепле тойдым. Аннан соң үз-үземне алдаудан да туйдым.

Бар батырлыгымны җыеп, Сәлимгә башка очраша алмаячагыбызны әйттем. Нигә алдалап торырга сәбәбен дә сөйләп бирдем. Сәлим бик акыллы кеше ул, ниндидер истерикалар булыр дип көтмәдем дә, әмма кәефсезләнер дип уйладым. Тик аның сүзләре мине шаккаттырды: 
– Чулпан, рәхмәт сиңа. Кыюлык таба алмый йөри идем. Миңа Венера бик ошый. Бу уемны күпме күмеп куярга тырышсам да, йөрәккә әмер биреп булмый икән. Син сөйләгәндә иңемнән тау төшкәндәй булды. Бер-беребезне тинтерәтүдән мәгънә юк, Чулпан. Венера белән Динар бәхетле булсыннар, без үз бәхетебезне эзлик... 

Кешеләр, гадәттә, кычкырышып-елашып аерылышалар. Ә без көлешеп, бер-беребезгә бәхет теләдек. Венера белән Динарга карарыбызны хәбәр иткәч, аптырап калдылар. Әлбәттә, без аларга чын сәбәбен әйтмәдек инде. Хисләр сүнде дип әйтү белән чикләндек. Ике кеше арасында мәхәббәт барлыкка килә дә, үтеп тә китә ала. Кем белән булмас…

Әмма сәер хәл Динар белән Венера арасында да булды. Озак та тормый, алар да башка очрашмаячаклары турында әйтте. Алар да күптән бу хакта уйланып йөргәннәр икән инде. Хисләр сүнде, диделәр. Әмма Венераның күзләрендә миңа әйтергә кыймаган ниндидер бер сер барлыгын тоеп алдым, тик сорарга кыймадым. Хәзер инде Динар ирекле. Бар да, хисләреңне аңлат инде, әмма бу адымны эшли алмадым. Вакыт үткәч, хисләр бетәр әле, дип, үз-үземне тынычландырырга тырыштым. Хәзер инде күрешмәячәкбез дә. «Дуслар булып калабыз, үз парларыбызны тапкач, туебызга чакырырбыз», – дип сүзләр бирешсәк тә, юллар аерылышачагы көн кебек ачык иде. Безне хәзер берни бәйләми, бары тик үткәннәр. Ә үткәннәргә тотынып яшәү – ахмаклык. 

Тик безнең тарих моның белән генә бетми. Дәвамы бар. Аерылышуларын игълан итеп берничә көн үтүгә, шәраб күтәреп, Венера килеп керде. 
– Әйдә, сәгатьләребез кабат бертөрле йөрүне юабыз...
Венера белән кич буе сөйләшеп-көлешеп утырдык. Вакыт инде соң иде, ул кисәк кенә җитдиләнде дә:
– Чулпан, минем сиңа бер сер ачасым килә. Сиңа әйтми яши алмыйм, аннан соң мине куып чыгарсаң да була...
– Ник алай дип әйтәсең, Венера? – нәрсә ишетермен икән дип сагаеп куйдым, йөрәгем дөп-дөп тибә башлады. Венераның нәрсә әйтәсен хәтта сизендем кебек.…

– Чулпан... мин үзем белән нык көрәштем. Беләм, бу дөрес түгел. Безнең язылмаган кагыйдә икәнен дә беләм, тик сез хәзер бергә түгел, шуңа гына сөйлим. Башка очрак булса, син бу серне ишетмәячәк идең. Мин Сәлимне, дөресрәге, синең Сәлимне яратам. Үзем дә аңламыйм ничек гашыйк булганымны. Аннан башка беркем турында да уйлый алмыйм. Динарны алдалап йөрүне теләмәдем, шуңа барысын да аңа сөйләп бирдем. Ә ул сине ошата булып чыкты…

Кычкырып көлеп җибәрдем дә, Венераны барып кочакладым. Үземнең серемне дә сөйләдем. Әле кочаклашып көлештек, әле кочаклашып елаштык. Сөйгәннәребез янәшә булмаса да, без инде бәхетле идек. Сөйләштек тә, Венера белән егетләргә беренче булып хисләребезне ачарга булдык. Аларның ничек шатланганын белсәгез икән… Язмыш уены булдымы бу? Аңламадык. Әмма, булгач булсын инде, дип, туйны да бер көнне үткәрдек... 

Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев