Татарстанда 2027 елның 1 гыйнварыннан транспорт чараларын техник тикшерүнең чик тарифлары үзгәрәчәк. Җиңел автомобиль хуҗалары өчен хезмәтнең максималь бәясе 68 сумга артачак – 1 202 сумнан 1 270 сумга кадәр. Тиешле карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
M2 категорияле автобуслар өчен чик тариф 2 058 сум урынына 2 173 сум, M3 категориясе өчен 2 486 сум урынына 2 625 сум булачак.
N1 категорияле йөк автомобильләрен техник тикшерү бәясе 1 389 сумга кадәр (хәзер – 1 315 сум), N2 – 2 532 сумга кадәр (2 398 сумнан), N3 – 2 733 сумга кадәр (2 588 сумнан) артачак.
O1 һәм O2 категорияле прицеплар һәм ярымприцеплар өчен максималь түләү 992 сумнан 1 047 сумга, O3 һәм O4 категорияләре өчен 1 675 сумнан 1 769 сумга кадәр артачак. L категорияле мототранспорт хуҗалары элеккеге 422 сум урынына 446 сумга кадәр түләргә тиеш булачак.
Махсуслаштырылган транспорт чаралары өчен аерым тарифлар каралган. Алар арасында оператив хезмәтләр автомобильләре, коммуналь техника, автоэвакуаторлар, цистерналар һәм куркыныч йөкләр ташу өчен транспорт. Категориягә бәйле рәвештә техник тикшерүнең чик бәясе 491 сумнан 3 538 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Шәһәр җир өсте электр транспорты өчен 1 822 сум күләмендә ставка билгеләнгән.
Күрсәтелгән тарифларга НДС һәм Техник тикшерүнең бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасына (ЕАИСТО) мәгълүмат кертү өчен дәүләт пошлинасы керми.
Яңа бәяләр 2027 ел дәвамында – 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр гамәлдә булачак.
Татар-информ
Нет комментариев