Акъегет авылында тыл ветеранын 97 яшьлек юбилее белән котладылар
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет авылында тыл ветеранын 97 яшьлек юбилее белән котладылар

3 октябрь көнне Акъегет авылының хөрмәтле ак әбисе, тыл ветераны Фәридә Сәлах кызы Вәлиуллина — 97 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Тормышның ачысын да, төчесен дә күп татыган Фәридә апаның балачагы һәм үсмер еллары авыр, сынаулы чорларга туры килгән. Сугыш елларының авырлыкларын үз җилкәсендә күтәрсә дә, ул бүгенге көнгә кадәр күңел көрлеген, киләчәккә булган өметен, зирәк акылын һәм йөзендәге нурлы елмаюын саклап кала алган. Аның тормыш юлы — сабырлык, ныклык һәм яшәүгә мәхәббәт үрнәге.

Туган көне уңаеннан хөрмәтле ветераныбызны район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән, Акъегет авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Садыйков һәм Акъегет мәдәният хезмәткәрләре ихлас күңелдән котладылар. Фәридә апага чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

97 яшь — үзе бер гасырлык тарих, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәсе һәм күпме истәлекләр дигән сүз. Фәридә апага ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарының җылысын тоеп, кадер-хөрмәттә яшәвен телибез. 
Һәр туар таң сөенечләр алып килсен, йөзегездән елмаю китмәсен!

Редакция коллективы әлеге котлауларга кушыла һәм Фәридә апага ныклы сәламәтлек, озын бәрәкәтле гомер һәм тынычлык тели!


Нет комментариев