26 октябрь – 1 ноябрьдә Яшел Үзән районында 133 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәсе бозылган
ЮХИДИ

26 октябрь – 1 ноябрьдә Яшел Үзән районында 133 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәсе бозылган

Шуларның 34ендә матди зыян китерелгән. 1 юл-транспорт фаҗигасендә 1 кеше зыян күргән. 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Шәһәрнең Гоголь урамында, кичке тугызлар тирәсендә, юл-транспорт фаҗигасе чыккан. Дәүләт номерсыз квадроцикл белән идарә итүче тротуардан барганда, каршы юнәлештән килүче 16 яшьлек кызны бәрдергән һәм бу урыннан качып киткән. Бәрелүләр алган җәяүлегә Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә бер тапкыр ярдәм күрсәтелгән.


Нет комментариев