Яшел Үзәндә үсемлек чүбеннән барлыкка килгән чүплекләрне бетерү буенча эш дәвам итә
Яшәеш

Яшел Үзәндә үсемлек чүбеннән барлыкка килгән чүплекләрне бетерү буенча эш дәвам итә

Бу юлы Торак-коммуналь хуҗалык департаменты хезмәткәрләренең игътибарына Катин урамы эләкте.

Монда каты көнкүреш калдыкларыннан тыш, контейнер мәйданчыгы янында бакчалардан килгән үсемлек калдыкларыннан чүплек өелгән: киселгән ботаклар, үсемлек калдыклары, яфрак-сабаклар һәм коелган яфраклар.

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Татарстанда кыргый үләннәрне, яфрак-сабакларны һәм үсемлекләрне ташлау өчен контейнерларны куллану катгый тыела. Моның өчен 2 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф каралган.

ЗМР матбугат хезмәте


Нет комментариев