Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

5нче гимназия – Шамов укулары штабы

Яшел Үзәндә әдәби-шигъри-иҗади сезон март аенда – Афзал Шамов укулары белән ачыла. Һәм шушы уңайдан инде традиция буенча киң күңелле, якты һәм ягымлы 5нче гимназия кунакларны ел саен үзенә җыя. Бу күркәм чараның быел кечкенә генә юбилее – биш еллыгы да иде әле.

– Быел да Укуларның географиясе киң колачлы. Респуб­ликабызның Апас, Балтач, Арча – гомумән 8 районыннан, Казан шәһәреннән, татарларыбыз сибелеп яшәгән Курган өлкәсенең Мансур, Кызылбай, Юлдус мәктәпләреннән, Шадрин, Шатров, Сафакүл районнарында укучылардан һәм беренче тапкыр Чувашия республикасының Батыр районы 2нче урта мәктәбеннән дә килгән эшләр һәйәт әгъзаларын сөендерде, – диде 5нче гимназия директоры Гүзәл Нуриева. – Еракта яшәүчеләрнең хезмәтләре конференциядә читтән торып катнашсалар да, алар югары бәяләнде. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, быел 26 балалар бакчасыннан 34 эш кабул ителде. Шулардан иң уңышлы дип саналган 14енә бүгенге бәйрәмгә чакыру хаты җибәрелде. Нәни буынның татар әдәбиятына һәм шигъриятенә тартылуы безне дә шатландыра. Бүгенге чарада катнашучыларның барысына да эшлекле, уңышлы көн телибез! 
«Шамов укулары»на елдагыча ук бик күп мәртәбәле кунаклар – фән докторлары, профессорлар, шагыйрь һәм язучылар, мөхтәсибләр, Бөтенроссия татар конгрессы, «Ак калфак» оешмасы, районыбызның хакимияте, мәгариф бүлеге вәкилләре һ.б. килгән иде. Әлеге чарага булган мондый игътибар – аның милләтебез өчен бик тә әһәмиятле булуын күрсәтә. Елдан-ел арткан абруе һәм масштабы да юкка гына түгел. Инде төбәгара бәйге дәрәҗәсенә күтәрелгән Укуларның якташыбыз исемен йөртеп, Яшел Үзәнне ерак­ларга танытуы, шулай ук, бездә горурлык хисе уята. 
– Бу мәктәпкә керү белән – татарлык хисен сизәсең. Конференциянең дә максаты – татарларны берләштерү, – диде язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Әмирханов. – Рус шәһәре булып исәпләнгән Яшел Үзән соңгы вакытта татарча күркәм чараларга баеды. Бу бик шатландыра. 
Әйе, моңа барыбыз да сөенәбез һәм телебезне саклау гына түгел, үстерү юнәлешендәге мондый эшләр гомерле булса иде, дип телибез. Безнең районыбызга бу бик тә кирәк.
Бәйгегә республикабызның 8 районыннан 132 эш кабул ителеп, алар жюри әгъзалары тарафыннан тикшерелгән һәм инде икенче турга узучылар 5нче гимназиягә җыелды. Быел Укуларның эчтәлеге дә бераз яңартылган һәм ул Шамов эзләре буенча баруга юнәлтелгән. Конкурсантлар көч сынашачак остаханәләр дә үзгәргән. Балалар «Иң матур шигырь», «Тәрҗемә», «Публицистика», «Замана шагыйре. Замана язучысы», «Яшел Үзән төбәгенең атаклы шәхесләр» һәм «Татар халык көйләре – татар халык уен коралларында» остаханәләрендә үз хезмәтләрен яклады. Һәр укучының хезмәте игътибарга лаек һәм эзләнүләр, өйрәнүләргә күп тырышлык куйганлыгы күренеп тора. «Шамов укулары» гомерле булып, алдагы елларда колачы тагын да киңәйсен иде.
 

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев