Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Чүпне фатир квадратурасыннан түләтәләр. Бу нихәл ә?

– Моңа кадәр көнкүреш калдыклары чыгарган өчен торакта теркәлгән кеше исәбеннән түли идек. Хәзер тарифлар үзгәрде һәм ул торакның квадратурасы белән бәйле. Эш шунда, без күпчелек вакыт әни янында авылда яшибез, әмма чүп-чар чыгарган өчен барыбер түлибез. Бу дөресме? Без фатирыбызда яшәмәгәндә, әлеге хезмәт өчен түләмәсәк ярыймы икән?

– Көнкүреш калдыкларын алып китү – бүгенге көндә торакны төзекләндерү һәм карап тору кысаларында күрсәтелә торган хезмәт. Гамәлдәге закончалык буенча, аның өчен түләү, торак параметрларыннан чыгып исәпләнә. Бу күп кенә милек хуҗаларында ризасызлык тудыра, чөнки көнкүреш калдыкларының барлыкка килгән күләме, нигездә, анда яшәүчеләр белән бәйле, ә фатир мәйданының катнашы юк. Шуңа да аның элеккечә түләнүе акылга ятышлырак.  
Әмма, закон нәкъ менә хәзерге рәвештә түләүне таләп итә икән, монда берни дә эшләп булмый. Моннан тыш, әлеге ысул,  кешенең фактта әлеге торакта яшәү-яшәмәвенә карамастан, түләү кертүне күз алдында тота. Ә дөрес­лек буенча, әгәр дә кеше фатирда яшәми икән, ул бернинди чүп тә чыгармый һәм әлеге хезмәттән файдаланмый, дигән сүз. Бу шулай икән, ул нәрсә өчен түләргә тиеш алайса? Монда идарә компание­ләренең нигезсез баерга теләве ярылып ята.   
Сез идарә компаниесенә мөрәҗәгать итеп, көнкүреш калдыклары чыгарганга түләүне чынлыкта күрсәткән хезмәттән чыгып хисаплауларын сорап гариза яза аласыз. Үзегезнең чынлап та тәгаен фәлән вакытта ул торакта яшәмәвегезне исбатларлык дәлилләр китерергә тиешсез. Мәсәлән, әниегез яшәгән авыл хакимиятеннән белешмә алырга. Әгәр дә идарә компаниесе сезгә каршы чыга икән – судка мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X