Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Мин әз генә татарча беләм»

5нче гимназиянең 2А сыйныф укучылары Яшел Үзән хакимиятенә барып, районыбыз башлыгы һәм аның урынбасарлары белән татарча сөйләшеп кайтты. Бу, әлбәттә инде, «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында оештырылды.

Әлегә кадәр ишетмәгән булсагыз – белегез: Александр Тыгин һәм аның даирәләре көн саен иртәнге җидедән алып бер сәгать дәвамында татар телен өйрәнә. Аларның бу дөрес юнәлештәге төп ярдәмчеләре һәм остазлары, шул ук 5нче гимназия­нең югары квалификацияле педагогы, башлангыч сыйныф укытучысы Фәридә Галиуллина. Һәм төп эш урынындагы үзенең 2А сыйныфы белән әле быел гына татар телен өйрәнә башлаган шәкертләрен кара-каршы диалогка чакыру идеясе дә аныкы. Ә очрашу, чынлап та бик кызыклы һәм балаларга гына түгел, зурлар өчен дә мавыктыргыч та, гыйбрәтле дә булды. Җитәкчеләрнең тугыз яшьлекләр белән бер дулкында дустанә һәм иркен аралашуын, кайсыбер моментларда укучыларның кыенсынмый гына, хәтта, сүз көрәштерүләрен, төзәтүләрен, үз фикерләрен төгәл әйтеп бирүләрен шаккатып һәм балаларыбыз өчен бер горурлану белән күзәттек. Дәресләренең шундый форматта узуыннан хакимият вәкилләре дә, алар белән аралашу бәхетенә ирешкән мәктәп балалары да бу чарадан бик канәгать, русчалатып әйткәндә «в восторге» калды. Әлбәттә, чатнатып туган телләрендә сөйләшүче гимназистлар белән көч сынашып булмый, анысы, шулай да башлыгыбыз һәм аның урынбасарларының тиздән татарча ипи-тозлык булса аңлаша башлауларына шик юк. Александр Тыгин да, яшь әңгәмәдәшләренең аларны дөресләп, «мыек астыннан» елмаеп утыруларына каршы:
– Мин әз генә татарча беләм. Дусларым, сез мине бөтенләй өметсез дип уйламагыз, татар телен әле өйрәнә генә башладык бит, берәр елдан тагын очрашып аралашырбыз, – диде.
 

Дәвамы газетада (№26).

Илсөя Завилейская фотолары – http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/rayon-bashlygy-tatarcha-aralasha

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев