Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яратып эшләмәсәң, булмый ул

Бер гектарга җитәрлек бет кебек орлыкны берне-берне махсус әрҗәләрдәге туфракка кулдан төртеп утыруны күз алдына китерәсезме?

Якынча 70 мең данә бит ул! Бик сусыл һәм тәмле (хет алма урынына тотып аша) «Экси-Бишен» сортлы суган үстерүнең эш башы иртә яздан яки кыштан ук әнә шулай башлана. Олы Якедән Шәрифҗановлар үзләренең җир биләмәләренә утырта торган яшелчәләрнең иң экзотик төре ул.
Әлеге уңган гаилә һәм «Экси-Бишен» хакында да беренче генә язуыбыз түгел. Шулай булуга карамастан, Әнәс абый белән Асия апаның үзе һәм әти-әниләре үрнәгендә баштан- аяк хезмәткә чумып тормыш алып баручы уллары Рәис белән Роберт турында елга бер булса да газетабыз битләрендә яктыртмасак, дөрес булмас иде. Ник, дигәндә, хәзерге вакытта, халыкча итеп әйтсәк,  «җил куып» йөрүчеләр турында бик күп сөйләнә, ә чын мәгънәсендә тир түгеп көн күрүчеләр шул «ялтыравыклар» шәүләсендә кала бирә.
Әйтеп үткәнемчә, яшелчәчеләрнең язгы эшләре кыштан ук башлана. Кайбер культураларны кырга утыртканчы, өйдә үстерәсе бар әле. Аннары алда язылган шулкадәр суганны тагын бер кат җиргә күчерәсе.
– Иртә һәм уртача өлгерә торган кәбестәне, бәрәңгене инде утырттык, – ди Рәис Шәрифҗанов. – Икесен бер гектар чамасы итеп кишер белән кызыл чөгендер, соң өлгерә торган кәбестә, кабак һәм суган калды. Суган утыртуны да быел механикалаштырырга уйлыйбыз, чөнки кул белән бик күп вакытны ала. Уйлаганча килеп чыкса, бик тә яхшы булыр иде. Көннәр кызу һәм бик коры тора, шуңа да кыр­га чыгарырга әлегә шикләнәбез тернәкләнеп китә алмас дип, Аллаһының рәхмәте белән яңгыр булмасмы, күпме хезмәт куеп үстергән рассаданы югалтасы килми.
Утыз гектар тирәсе үлән җире дә тырмаланган, әзер. Оста һәм тырыш кешедән эш үзе курка, диләр. Асия апа (рәсемдә) белән Әнәс абыйның теплицасында инде помидорлар, кыярлар да яралып килә. Терлекчелек белән шөгыльләнүче төпчек уллары Робертның да мәшәкате җитәрлек. Ун баш сыер, бозау-үгезләргә дә даими игътибар һәм тәрбия кирәк. Оныкларга атап ике ат та алып җибәргәннәр әле. 

Язманың дәвамы газетаның чәршәмбе санында (№33).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X