Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Торакка ихтыяҗ барлыкны җирле хакимияткә ничек аңлатырга?

– Безнең фатирда 7 кеше яши: дүрт зур (мин, ирем, хатыны белән улым) һәм өч бала. Торак квадратурасы 64 м.кв. Милек хуҗалары ике: мин һәм ирем. Улымның гаиләсенә үз почмагы кирәк. Әмма, аларның аерым гаилә булуына һәм торакка ихтыяҗлары барлыкка җирле хакимиятне ничек ышандырырга?

– Әгәр дә сезнең улыгызның да, киленегезнең дә милкендә бернинди дә торак юк һәм соцнайм турында беркем белән дә килешү төземәгән һәм әле 35 яшьләре тулмаган икән, алар «яшь гаилә» программасы кысаларында торакка өмет итә ала. 
Болардан тыш, аларны торакка мохтаҗ дип танырга һәм аларның ипотека кредиты буенча субсидия белән ябылмаган торак бәясен үзлектән түләргә мөмкинлек бирүче керемнәре булырга тиеш.
Шулай ук, улыгыз һәм аның гаиләсенең тәэмин ителгәнлек дәрәҗәсе буенча аңлашылмаучылыкларны юк итү өчен, аларның сезнең фатирда гаилә әгъзалары кебек түгел, ә вакытлыча яшәүче буларак исәпләнүе яхшырак. Чөнки җирле хакимият шуңа бәйләнергә һәм аларны торакка мохтаҗ дип тапмаска мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X