Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Уртак милекне ничек бүлешергә?

– Энекәшем белән икебезгә тигез өлештә әти-әниләрдән мирас булып фатир калды. Ә ул минем рөхсәттән башка аны арендага биргән. Бу ситуа­циядә миңа нишләргә?

– Энекәшегезнең сезнең рөхсәттән башка фатирны арендага бирер­гә хокукы юк. Торак белән куллану тәртибе билгеләнмәгән булса гына һәм ул нәкъ менә аңа беркетелгән бүлмәне тапшырса гына. Сез суд тәртибендә арендалаучының фатирны бушатуын һәм сезнең өлештән кулланганнары өчен компенсация таләп итә аласыз. Хокукларыгыз РФ Гражданнар кодексының 247нче маддәсендә әйтелгән: өлешле милектә булган мөлкәт иясе булу һәм аннан файдалану, анда катнашучыларның барысының да ризалыгы буенча башкарыла. Әгәр дә инде килешүгә ирешеп булмаган икән, суд билгеләгән тәртип буенча эшләнә. Өлешле милекчелектә катнашучы, үзенә тиешлесен куллануга, әгәр дә бу мөмкин түгел икән, әлеге милектән файдаланучылардан үз өлеше өчен компенсация таләп итәргә хокуклы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев