Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Корыган агачны кем кисәргә тиеш?

– Безнең күпфатирлы йорт ишегалдындагы корыган, карт агачлар биредә яшәүчеләрнең сәламәтлегенә һәм иминлегенә куркыныч тудыра. Алар бит теләсә кайсы вакытта авырга мөмкин. Аларны ничек һәм кемгә кистерергә?

– Торак законы нигезендә, күпфатирлы йорт территориясендә үскән агачлар, әлеге йортның гомуми милке составына керә. Шулай итеп, агач кисү эшләрен башкару өчен, йортта яшәүче милекчеләрнең гомуми җыенын үткәрергә кирәк. «Торак фондының кагыйдәләре һәм техник эксплуатация нормалары»ның 1.8нче пунктына яраклы рәвештә, утыртылган агачларны карап тоту торак фондының эксплуатация буенча хезмәтләре составына кергән һәм йорт белән идарә итү төренә карап, алар (УК, ТСЖ, ЖСК) тарафыннан башкарыла.

– Агачны кистерү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?
1.Идарә компаниесенә (УК) агач кисү турында гариза язабыз. Ул ике данәдә ирекле рәвештә языла, берсен, УК тамгасы белән, үзегездә калдырыгыз.
2.Идарә компаниесеннән 30 көн дәвамында агач кисүгә тәкъдимнәр һәм смета көтәбез.
3.Гомуми җыен уздырып, агачны кисү турында карар кабул итәбез.
Идарә компаниесе җирле хакимиятнең яшелләндерү һәм төзекләндерү бүлегенә, агач кисәргә рөхсәт сорап гариза бирә. Мэриянең уңай җавабын алганнан соң гына, коммунальщиклар агачны кисәргә хокуклы.
Агачны үзлектән кисәргә уйламагыз да. «Торак фондының агачлар кисү кагыйдәләре һәм техник эксплуатация нормалары»ның 3.8.2нче пункты нигезендә, шул исәптән корыган һәм авыру агачларны да, тиешле рөхсәт булмый торып, кисү тыела. Сезгә штраф салырга мөмкиннәр. Гомуми җыенда милекчеләр агач кисүгә сметаны раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев