Министр: «Үтенечем шул: «Чайка»га кагылмагыз!»
Яшел Үзәндә бөтенләй яңа төрдәге, республикада да әле булмаган Яшьләр үзәге булдыру һәм шулай ук, соңгы елларда онытылган «Чайка» лагерен торгызу буенча хыяллар тормышка ашарга тора. Бу хакта хыялланучыларның берсе, әлбәттә инде, район башлыгы Александр Тыгин. Ныклап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, дип әйтәләр түгелме соң?