Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тизлекне арттыру фаҗига чыгарган

Юлда зур  фаҗига чыгарып игезәк туганы  үлеменә китергән 20 яшьлек егеткә  хөкем карары чыгарылган. 

Суд  ДТП чыгаручыны гаепләп, прокуратура  биргән материалларны караганнан соң,  аңа РФ УКның 264нче маддәсенең 3нче өлеше буеча карар чыгарган. 
2017 елның декабрендә  гаепләнүче  «ВАЗ-21093» автомобилендә Ремплер авылының Пионерская урамыннан барганда юл һәм һава шартларын исәпкә алмаган һәм тизлеген арттырып машинасын каршы юнәлешкә чыгарган. Нәтиҗәдә кар җыя торган «КамАЗ» автомобиле белән бәрелешкән. Машина салонында автомобиль йөртүченең игезәк туганы һәм тагын ике пассажир булган. Бу фаҗигадә пассажирларның берсе авыр җәрәхәтләр алган, ә туганы  шул урында ук үлгән. Әмма фаҗига чыгаручы үз гаебен танымаган. 
Суд аны транспорт чарасы белән 2 ел идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, шартлы рәвештә 3 ел ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X