Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Батырлык һәм кыюлык көне

Ел саен апрельдә полиция хезмәткәрләре үзләренең  ветераннарын хөрмәтли.

Мондый традицияне 2011 елда эчке эшләр министры тәкъдим иткән. 17 апрель датасы юкка сайлап алынмаган, чөнки нәкъ шул көнне бәйрәм билгеләнгәнче үк 20 ел элек Эчке эшләр министрлыгының ветераннар советы оешкан.

Әлеге датага багышланган бәйрәм концерты 12 апрельдә  Яшел Үзән балалар музыка мәктәбендә булды. Актлар залында күп еллар хәрби постта булып, үзенең гражданлык бурычларын намус белән үтәп, Ватанга хезмәт итеп чыныгу алган  кешеләр җыелды. Ветераннарның тәҗрибәсен бәяләп бетергесез. Нәкъ менә алар яшь хезмәткәрләргә  үзләренең дистәләгән еллар дәвамында туплаган  белемнәрен һәм традицияләрен бирә. 
Үзенең элеккеге  һәм хәзерге коллегаларын Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе, эчке хезмәтләрнең отставкадагы полковнигы Алексей Карин (рәсемдә уңда) һәм эчке эшләр бүлегенең шәхси состав белән эшләү бүлеге  җитәкчесе ярдәмчесе, эчке хезмәтләр подполковнигы Руслан Хикмәтов котлады.
Яшел Үзән ветераннарын котларга Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Мәдәни үзәге оркестры килде.  Музыкантлар классикадан тыш,  солистлары Раушания Җиһангирова белән бергә совет кинофильмнарыннан яраткан җырлардан өзекләр дә башкарды. Аларга бик теләп ветераннар да кушылды.   

Айгөл Герасимова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев