Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәмәгать, кеше булудан кайчан туктадык?..

Иртән эшкә килгәч, редакция зур акчалар түләп эшләткән койманың яртысы ватылганлыгы күзгә ташланды. Вандалларны күреп алып куркыткан күрше аркасында гына, сындырып алынган өлешләр җирдә ятып калган.

– Бу хәл төнлә булды. Кычкырып көлә-көлә, сөйләшә-сөйләшә ике ир сезнең койманы сүтеп маташа иде. Мин, нишлисез, хәзер полиция килә, дип кычкырдым. Алар ялт кына күздән юк булды. Тәгаен генә шулар, дип әйтә алмыйм, әмма кыя­фәтләре белән бик тә чегәннәргә охшаганнар иде, – дип сөйли бу кыек эшнең шаһите.
Кара металл ватыкларыннан күпме керем алып була? 70-100 суммы? Алар әле җитмәсә куш эчле, җиңел. Ул коймаларның бәясе безгә 60 мең сумга төште. Ә боларга, күрәсең, «халява» бик тә ошап киткән. Каршыбызда, яшәүчеләре яңа фатирларга күченгән авария хәлендәге йортлар. Курку белмәс чегән егетләренең шуларның калай түбәләрен салдырып бетергәннәренә әле ике-өч кенә көн. Бусы алар ихтыярында, әмма ул гамәлләренең дә законлы башкарылмавына иманым камил. Ә монда бит тирә-ягыбызны  матурлау өчен ясалган койма... Сүз юк...
Күршеләребезгә ихлас рәхмәтләремне җиткерәм, дус яшибез, шөкер. Әлеге вакыйга белән бәйләп, газета укучыларыбызга шуны әйтәсем килә: битараф булмасак иде, мондый башбаштаклыкка күз йоммагыз. Җәзасызлык бик тә аздыра. Икенче юлы алар сезнең бакчаны, сезнең подъездны, сезнең йортны сайларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев