Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әти булганга рәхәт

Әти! Әтием. Нинди матур, ягымлы сүз. Әтием Радик эшкә уңган, кешелекле, батыр. Киң күңелле булгангадыр, безнең таянычыбыз, киңәшчебез һәм ышанычыбыз ул. Үзендәге күркәм сыйфатлар аның тормыш девизында да чагыла: «Акыллы һәм тырыш бул!» 

Минем әтием машина йөртүче булып эшли. Аның эше бик авыр һәм җаваплы. Ул кешеләрне эшкә алып бара һәм алып кайта. Ничек кенә арыган булса да, безнең белән уйнарга, шаярырга вакыт таба әти. 
Әтиебезнең яратуын тоеп яшәү ничек рәхәт бит ул. Кая гына барса да, күчтәнәчен онытмый. Каникул көннәрендә дә безне Казанга алып барды. Башкалабызның иң матур урыннарын күрсәтте. 
Әтиебез өйдә булганда, бик рәхәт. Безнең әдәпле, миһербанлы, шәфкатьле булып үсүебезне тели. Мин үзем дә әти-әниемнең сау-сәламәт булып, бергә яшәүләрен телим. Җәй көне ул авырып киткәч, безгә бик кыен булган иде. Әйтерсең лә, өебезнең кояшы сүнде, караңгылык басты. Әтиебез дә, әниебез дә сау-сәламәт булса гына, без бәхетле!  

Эльвина Хәсәнова. 
III сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X