Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Министр: «Үтенечем шул: «Чайка»га кагылмагыз!»

Яшел Үзәндә бөтенләй яңа төрдәге, республикада да әле булмаган Яшьләр үзәге булдыру һәм шулай ук, соңгы елларда онытылган «Чайка» лагерен торгызу буенча хыяллар тормышка ашарга тора. Бу хакта хыялланучыларның берсе, әлбәттә инде, район башлыгы Александр Тыгин. Ныклап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, дип әйтәләр түгелме соң?

Бу атнада Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры  безнең шәһәргә, иң беренче чиратта,  шушы максатны күздә тотып килде. Югарыда әйтелгәннәр буенча концепция төзелгән, министрга шуны ачып салырга кирәк иде. 
Яшьләр үзәге булачак бинада, ягъни  Яшел Үзәннең Столичная урамында урнашкан Балалар иҗат үзәгендә, министр Дамир Фәттаховка «Чайка» яшьләр үзәге (аның исемен үзгәртеп «Заман»  дип тә әйтәләр)  үсеш концепциясен тәкъдим иттеләр. Әлбәттә инде,  министр башта Иҗат үзәген карап чыкты, анда эшләүче клублар эшчәнлеге белән танышты, шөгыльләнүчеләр белән сөйләште. 1960 елда төзелгән бина 1179 квадрат метр мәйданны тәшкил итә. Хәзерге вакытта 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшьләр өчен эш берничә юнәлештә алып барыла. Үзәк төзүнең максаты – яшьләр потенциалы өчен шартлар тудыру һәм аны районның күпкырлы үсеше мәнфәгатьләрендә куллану.
Быел яшьләр арасында уздырылган социологик сораштыру нәтиҗәсендә төп проблемалар ачыкланган. Әйтик,  эшкә урнашу, күңел ачу, хезмәт хакы, яшьләр тәрбиясе проблемалары. 

Дәвамы газетаның җомга санында (№28)

Илсөя Завилейская фотолары - http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/ministr-berdnber-telgem-shul-chaykaga-kagylmagyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев