Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Министр: «Бердәнбер теләгем шул: «Чайка»га кагылмагыз!»

Бүген Яшел Үзәнгә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов килеп китте.

Максаты  районда Яшьләр үзәге үсеше концепциясе белән танышу. Визит кыска булса да, бурычлар зурдан куела. 

Яшел Үзән Башкала агломерациясенең икенче үзәге буларак монда мөмкинлекләр  бар һәм Казанга якын урнашуы белән дә үзенчәлекле булып тора.

Министрны башта  Столичная урамында урнашкан Иҗат үзәге эшчәнлеге белән таныштырдылар һәм  якын киләчәктә шушы ук бинада урнашачак Яшьләр үзәге үсеше концепциясе турында сөйләделәр. Сүз “Чайка” лагерен үзгәртеп кору турында да барды.

Әлеге максатка юнәлешле визит турында тулырак язманы газетаның җомга санында укырга мөмкин булачак.   

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев