Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Хуҗасыз эткә битарафлык – дөрес түгел. Ә нишләргә?

Кайвакытта барысы да вак-төяктән башлана. Урамнан барасың – ә анда эт. Берүзе. Каешсыз, муенчаксыз.

Бәлки ул кояш нурларында җылынып, ялкау гына узучыларны күзәтәдер. Ә, бәлки, синең күңелеңә курку саладыр, саклану хисен уятадыр. Һәм менә шул мизгелдә күпчелек бер үк нәрсәне эшли – үз юлын дәвам итә. Кызганыч... 

Чөнки, Яшел Үзән районында төгәл, аңлаешлы гамәлләр алгоритмы бар. Һәм ул, әгәр дә куллансаң, эшли.

Беренче, шуны аңлау мөһим – этнең агрессив булубулмавы әһәмиятле түгел. Аның янәшәсендә хуҗасы һәм этне контрольдә тоту әсбаплары юк икән – бу инде тиешле урынга хәбәр итәргә сәбәп. «Җәза» бирергә түгел, ә аяныч хәлләрне булдырмый калырга. Кешеләр өчен. Һәм, ничек кенә сәер булмасын, хайваннарның үзләре өчен дә. 

Бернинди кыенлыгы да юк. Бары тик ТКХ департаментының 8 (84371) 4-97-47 телефон номерын җыясыз һәм тыныч кына, артык эмоцияләргә бирелмичә, түбәндәге мәгълүматларны җиткерәсез: этләрнең саны, зурлыклары-кечкенәлекләре, төсләре, үзләрен тотышлары. Агрессия бармы, әллә яталар һәм беркемгә дә тимиләрме. Тупланган урыннарының адресын мөмкин кадәр төгәлрәк әйтү – эшнең нәтиҗәсен арттырачак. 

Сезнең шалтырату журналда теркәләчәк. Шуннан соң мәгълүмат аларны тоту хезмәтенә тапшырыла. Алга таба инде белгечләр эшли. Һәм бу формальлек кенә түгел: ел башыннан 23 апрельгә кадәр генә дә районда 364 эт тотылган – һәр сан артында конкрет мөрәҗәгатьләр һәм кемнеңдер игътибарлылыгы.

Шалтыратуга караганда, язу уңайлырак булганнар өчен икенче юл бар. Ул – «Халык контроле» системасы. Монда фото булса – яхшырак, чөнки бу процессны тизләтәчәк. Эш схемасы шул ук: теркәлү, тапшыру һәм аулауга чыгу.

Болай эшләүнең бер авырлыгы да юк. Бер нечкәлеге генә бар – кешеләрнең битараф булмавы.

Мин кешеләрнең ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләренең ачуланудан башланган дистәләгән очрагын беләм. Алар гозерләрен дәгъвалардан, югары тон белән башлый. Һәм, һәрвакыт, андыйларны туктатып, телефонның теге башында да сезнең кебек үк кешеләр, дип әйтәсе килә. Гади хезмәткәрләр. Этләрнең урамда калуларында алар гаепле түгел. Үрчүләрендә дә катнашы юк. Алар бары тик үз эшләрен генә башкара һәм сезгә ярдәм итәргә тырыша. Нәкъ менә шуңа күрә сезгә сораулар бирәләр. Барысын да аныклау өчен. Кат-кат сорарга мөмкиннәр. Бу формальлек түгел, ә төгәллек. Димәк, нәтиҗә.

Бер гади хакыйкатьне җиткерәсе килә. Әгәр имин шәһәрдә яшәргә телибез икән, битарафлык белән узып китмәскә кирәк. Ике минутыгызны сарыф итәргә иренмәгез. Шалтыратыгыз. Сөйләгез. Кайвакыт, кемнеңдер өенә исән-имин килеш кайтып керү өчен бу җитә. Яки, кемнеңдер тормышының тынычлыгы югалмасын өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев