Хөрмәтле «Яшел Үзән» газетасы редакциясе! Минем сезгә 30 елдан соң беренче сөйгәнен эзләүче бер танышым турында язасым килде. Бәлки файдасы тиеп куяр. Газета бит ул үзенә күрә бер трибуна кебек. Шунда ук әйтеп куям: мин үзем катнаш никахлар яклы һәм аны пропагандалаучы түгел, әмма мәхәббәт дигән хисләр дә яшәп килә. Мин язган очрак нәкъ шундыйлардан.
Кайбер кешеләр безнең тормышыбыздан китә, ә күңелебездән беркайчан да югалмый. Еллар уза, язмышлар үзгәрә, тормыш үз агымына керә. Әмма кайчак бер исем дә йөрәкне әллә кайларга – яшьлекнең иң кадерле, иң саф хатирәләренә алып кайта.
Дөньяда вакыт белән дәваланмый торган сагышлар була. Еллар узган саен онытылыр, йөрәк түрендәге яралар да төзәлер кебек тоела. Ләкин беренче мәхәббәтне вакыт та, аралар да, хәтта тормышның мең төрле борылышы да оныттыра алмый икән.

Яшел Үзәндә яшәүче якын дустым Надиянең күңелендә дә утыз елдан артык вакыт узса да, сүрелмәгән бер хис яши. Ул яшьлек мәхәббәтен – Краснодар краеннан Виталий Смирновны эзли. Бу эзләүнең сәбәбе гади түгел. Надия аны күрергә, бер тапкыр булса да сөйләшергә, иң мөһиме – гомер буе йөрәгендә йөрткән бер сүзне: «Гафу ит мине...» дип әйтергә тели.
Моннан утыз елдан артык элек алар яшь, хыялларга бай, киләчәккә зур өметләр белән караган ике гашыйк була. Бер-берсен яраталар, бергә булырга телиләр. Кем белә, бәлки, ул чакта аларның да күз алдында матур гаилә, уртак йорт, балалар көлүе, бергә каршы алган картлык сурәтләнгәндер.
Ләкин тормыш һәрвакытта да йөрәк теләгәнчә бармый шул. Ике яшь йөрәкнең бәхетенә туганнары каршы төшә. Сәбәбе – төрле милләттән булулары. Якыннарының ризалыгын ала алмау, гаилә каршылыгы яшьләрне авыр сайлау алдында калдыра. Ахыр чиктә мәхәббәткә туганнарның каршы килүе өстен чыга. Аларның юллары аерыла. Виталий Краснодар краена китә.

Еллар үтә. Кемдер гаилә кора, кемдер балалар үстерә, көндәлек мәшәкатьләргә чума. Тормыш үз юлын дәвам итә. Тик күңелнең иң яшерен почмагында бер сорау һаман тынгы бирми: «Әгәр ул вакытта башкача хәл иткән булсам, тормышым ничек булыр иде икән?»
Бүген Надия үткәннәрне кире кайтарырга җыенмый. Ул яшьлекне яңадан башлау мөмкин түгеллеген аңлый. Ләкин йөрәгендә еллар буе сакланган үкенечне әйтеп калырга, Виталийны табып, кайчандыр аның мәхәббәтен яклап чыга алмавы өчен гафу үтенергә тели.
Бәлки, Виталий да бу еллар эчендә үткәннәрне искә алгандыр? Бәлки, аның да хәтерендә беренче мәхәббәтнең елмаюы, бергә үткәргән бәхетле мизгелләр сакланадыр? Ә бәлки, ул бу хакта күптән оныткандыр…
Моны вакыт кына күрсәтер. Иң мөһиме – Надия эзләүдән туктамый. Чөнки кайчак кешегә бәхетле киләчәк түгел, ә үткәннәр белән тынычланып хушлашу кирәк. Кайчак бер генә «гафу ит» сүзе дә еллар буе йөрәкне басып торган авыр йөкне җиңеләйтә ала.
Бу язма, бәлки, Надиянең йөрәк авазы булып, үз адресатын табар. Краснодар краенда яшәүче Виталий Смирновка, аның туганнарына, танышларына барып ирешер. Ә бәлки, бу юлларны укыган кемдер аларны яңадан очраштырырга ярдәм итәр. Виталий Яшел Үзәндә туып-үскәнгә күрә, бәлки монда аның таныш-белешләре дә яшидер.
Надиягә дә шушы хат аша бер киңәшем бар: үткәннәр өчен үзеңне гомер буе гаепләмә. Яшь чакта без еш кына башкаларның сүзенә, фикеренә, басымына бирешәбез. Чын мәхәббәт кайвакыт бергә булу белән генә үлчәнми. Кайчак ул – еллар аша да сакланган җылы хис, бер кешегә булган ихтирам һәм әйтелми калган сүзләр өчен гомер буе сызланган йөрәк.
Ихтирам белән, Надиянең якын дусты Розалия.
Нет комментариев