Күгәй авылында «Мәдәни шимбә. Милли костюм: буыннарны бәйләүче җеп» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Татар милли киеме» дип исемләнгән танып белү программасы үткәрелде.
Һәр халыкның милли киеме – үзенчәлекле сәнгать әсәре генә түгел, ә аның тарихын, гореф-гадәтләрен, дөньяга карашын һәм рухи кыйммәтләрен чагылдырган бай мәдәни мирасның аерылгысыз өлеше. Ул буыннар арасындагы тере бәйләнешне саклый, үткәннәрне бүгенге көн белән тоташтыра.
Чара барышында татар халкының милли киемнәренә аерым игътибар бирелде. Әби-бабаларыбыз элек-электән киемнәренең килешле, күркәм, чиста-пөхтә һәм уңайлы булуына зур әһәмият биргәннәр. Ә милли киемнәрдәге күз явын алырлык бизәкләр аша татар халкының тарихы, холкы, көнкүреше, табигате һәм мәдәнияте чагыла.
Программа барышында яшүсмерләр татар милли киемнәренең тарихы, аларның үзенчәлекле эстетикасы, төрләре һәм бизәлеш үзенчәлекләре белән таныштылар. Шулай ук милли кием традицияләренең бүгенге мәдәнияттә ничек чагылыш табуы турында мәгълүмат алдылар.
Мондый чаралар яшь буында туган халкының мәдәниятенә, тарихына һәм милли традицияләренә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итә. Милли киемнәребезне өйрәнү, аларны саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру – уртак бурычыбыз.
Нет комментариев