– Озакламый миңа пенсиягә чыгасы. Аны вакытында һәм кыенлыкларсыз рәсмиләштерер өчен нәрсә эшләргә кирәк? Роза Камалова.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина
– Пенсия яшенә җиткәнче бер-ике ел алдан хезмәт стажыгыз, пенсия коэффициентларыгыз, бала карау буенча ял һәм армиядә хезмәт итү чорлары турындагы мәгълүматларны тикшереп чыгыгыз: бу вакыт эчендә документлардагы төгәлсезлекләрне ачыкларга, җитмәгән белешмәләрне архивтан яки эш бирүчедән соратып алырга мөмкин, нәтиҗәдә пенсия билгеләнгән сроктан икеләтә тизрәк рәсмиләштерелергә мөмкин.
2026 елда гомуми нигезләрдә 59 яше тулган 1967 елгы хатын-кызлар һәм 64 яшьлек 1962 елда туган ир-атлар картлык буенча иминият пенсиясенә чыгу хокукы ала, әмма пенсия өчен кимендә 15 ел иминият стажы һәм 30 индивидуаль пенсия коэффициенты булырга тиеш. Пенсия хокукларыгызны «Дәүләт хезмәте» порталында шәхси исәп счетыннан өземтәгә заказ биреп мөстәкыйль тикшерә аласыз. Төгәлсезлекләр табылса, Социаль фонд бүлегенә мөрәҗәгать итегез, ә өстәмә мәгълүматны 8 800 100 0001 номеры буенча тәүлек буе алырга мөмкин (шалтырату бушлай) – дип аңлаттылар Яшел Үзән социаль фонд бүлегендә.
Нет комментариев