Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тимер юлда башсыз хатын-кыз гәүдәсе табылган

Һәлак булучының кесәсендә кызына язылган хат кисәге булган.

Башкортстанның Иглинск районында тимер юлда хатын-кыз гәүдәсе табылган. Тикшерүчеләрнең башлангыч мәгълүматларына караганда, ул үзенә кул салган булырга мөмкин.

Ашыгыч хезмәтләрдән алынган мәгълүматлар буенча, һәлак булучының кесәсендә кызына язылган хат кисәге булган. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Фаҗига урынында белгечләр эшли. Алар җинаять эзләрен җентекләп эзли, шаһитлар күрсәтмәләрен җыя.

Һәлак булган хатын-кызның кем икәнлеге турында әлегә мәгълүм түгел. Тикшерүчеләр фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклый. 
 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

2

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев