Татарстан почта бүлекчәләре май бәйрәмнәрендә эш графигын үзгәртәчәк
Яшәеш

Татарстан почта бүлекчәләре май бәйрәмнәрендә эш графигын үзгәртәчәк

1 һәм 9 май республиканың барлык почта бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак.

Бу көннәрдә почтальоннар хатлар һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. 

8 майда бүлекләр кыскартылган график буенча эшләячәк һәм 1 сәгатькә иртәрәк ябылачак.

2 майдан 7 майга кадәр почта бүлекчәләре гадәти режимда эшли.

Пенсияләрне һәм пособиеләрне почта хезмәткәрләре РФ Социаль фондының республика бүлекчәсе белән килешенгән график буенча китерәчәк. 


Нет комментариев